«ИнКО» ҖЧҖ 2016 елда оешкан. Эшчәнлекнең төп төре-рафинирланмаган рапс мае сыгу, керамзит блоклар җитештерү. 2025 елда барлыгы 2 500 тонна рапс мае, 4 900 тонна рапс сыгынтысы, 368 000 данә керамзит блоклар җитештерелгән һәм сатылган. Рафинирланмаган рапс мае Татарстан чикләрендә генә түгел, Россия һәм чит илләрдә дә сатыла. Безнең җитештерү маен майлау-суыту чаралары (Камаз), көнкүреш химиясе (Нәфис Косметикс заводы), М12 автомагистрале өчен юл битум эмульсиясе («Битунова» ҖЧҖ) әзерләгәндә кулланалар.
2025 елда реконструкциядән соң "Саба майсыркомбинаты" ҖЧҖ үзенең җитештерү эшчәнлеген яңартты. Предприятие тарафыннан 4 492,545 тонна табигый чи сөт, 275,116 тонна атланмай, 54 452,968 тонна сыек сөт сывороткасы эшкәртелгән, 3 442,48 тонна «коры сөт сывороткасы»әзер продукция җитештерелгән. Уртача саны 59 кеше тәшкил итә, завод тулысынча эшли башлаганчы, тотрыклы хезмәт хакын саклап калу өчен хезмәткәрләргә өстәмә эшләр бирелә, уртача хезмәт хакы 64,17 т.сум тәшкил итә. Салым йөкләмәләренә һәм иминият түләүләренә җенес бурычы юк.
2026 елның 03 февралендә «ИП Мөбәрәкҗанов И.Ф.» коллективының еллык җыелышы булды. «Ильвина» супермаркеты 2007 елда кулинария эшләнмәләре һәм салатлар җитештерү белән ачылды. Соңыннан ул кондитер һәм он цехлары белән тулыландырыла. Супермаркетның товар әйләнеше күләменең 30% тан артыгын районда яшәүчеләрнең ихтыяҗы зур булган әзер ризык тәшкил итә. Безнең кибетнең икенче конкурент өстенлеге-продукциянең киң ассортименты. 18 елдан артык үсештә булып, хәзерге вакытта безнең 2 кибетебез, 200 кешегә исәпләнгән 1 рестораныбыз бар һәм бу сәүдә челтәрендә 59 кеше эшли.
"Мингер Агро" ҖЧҖ предприятиесе 2017 елның 17 мартында оештырылган. ОКВЭД эшчәнлегенең төп төре 10.41 май һәм май җитештерү. Предприятиядэ 20 кеше эшли.Предприятие динамик рәвештә үсә. Уртача хезмәт хакы 51000 сум тәшкил итә. Керем 2024 ел белән чагыштырганда 13% ка арткан, хезмәт хакы фонды 10% ка арткан. Салым йөкләмәләре һәм иминият взнослары буенча бурыч юк.Чимал сатып алу өчен яңа складлар төзелделәр, шул рәвешле предприятиенең җитештерүчәнлеген арттырдылар.Шулай ук Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә яңа шартнамәләр төзергә планлаштырабыз. Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.
2026 елның 28 гыйнварында шәхси эшмәкәр Аубакиров Алмаз Газимҗан улының еллык җыелышы булды.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр белән мәгълүмати-агарту эше буенча мәгълүмати сәясәтне гамәлгә ашыру максатларында 2025 елның 16 декабрендә 10.00 сәгатьтә «2026 елда иминият кертемнәре: яңа тарифлар, лимитлар һәм түләү тәртибе. 2026 елдан НДФЛ буенча үзгәрешләр".
Проектта катнашучылар Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов белән очрашты. Ул катнашучыларның проектларын шәхсән тыңлады, проектлар буенча сораулар бирде һәм кире элемтә бирде.
2025 елның 27 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2024 елда барлыгы 4646 тонналык 1021баш мал сатып алынган. Шуннан 2271,7 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 802 млн. сум тәшкил итткән.
«Кече — урта бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен» номинациясендә «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гарипов бүләкләнде. Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты сезне югары бүләк белән котлый. Сезгә киләчәк эшегездә уңышлар , сәламәтлек һәм барлык изге теләкләрегезне тормышка ашыруыгызны телибез.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 27 июнендәге 756 номерлы карары белән расланган 2023-2025 елларга Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру буенча региональ программаны (чаралар планын) гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә.