2026 елның 29 январенда "Мингер Агро" ҖЧҖнең еллык җыелышы булды

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

"Мингер Агро" ҖЧҖ предприятиесе 2017 елның 17 мартында оештырылган. ОКВЭД эшчәнлегенең төп төре 10.41 май һәм май җитештерү. Предприятиядэ 20 кеше эшли.Предприятие динамик рәвештә үсә. Уртача хезмәт хакы 51000 сум тәшкил итә. Керем 2024 ел белән чагыштырганда 13% ка арткан, хезмәт хакы фонды 10% ка арткан. Салым йөкләмәләре һәм иминият взнослары буенча бурыч юк.Чимал сатып алу өчен яңа складлар төзелделәр, шул рәвешле предприятиенең җитештерүчәнлеген арттырдылар.Шулай ук Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә яңа шартнамәләр төзергә планлаштырабыз.  Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International