Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Президент грантлары Фонды оештырган грантлар бирү конкурсларына заявкалар кабул итү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы территориясендә проектларны гамәлгә ашыруга финанслар җәлеп итү максатларында гражданнарны, коммерциягә карамаган оешмаларны һәм муниципаль берәмлекнең инициатив төркемнәрен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм халыкның экологик культурасын формалаштыру тематикасы буенча грант конкурсларында катнашырга чакырабыз.
Конкурсларда катнашу шартлары белән оештыручының рәсми сайтларында (президентскиегранты.рф, президентскийфондприроды.рф) яки кушымтада бирелгән мәгълүмати белешмәдә танышырга мөмкин.