Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024нче ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышында “Тарих шәхесләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Утырышта Марданов Валентин Исхак улы турында турында сүз алып барылды. Ул авылда сирәк очрый торган «Фарзон» тракторын беренчеләрдән булып алып кайта, җирне бергәләп эшкәртү буенча «Эш» дип исемләнгән оешма булдыручы шәхес буларак билгеле.Чара барышында катнашучылар фикер алыштылар, якташыбыз тормышы турында мәгълүмат тупладылар.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 23 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган квест-уенын үткәрделәр. Балалар биремнәрне үтәп, әсәрләр буенча табышмаклар, викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныдылар һәм Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
22 апрельдә зур бәйрәм - Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә 1 "А", "Б" сыйныф укучылары өчен «Җир безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга Җир көненең тарихын, бәйрәм символлары эмблема, флаг һәм Дөнья кыңгыравы турында сөйләделәр. Шулай ук, Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм экологик кагыйдәләр белән таныштырдылар. Чара ахырында “Халыкара Җир көне” видео - презентациясен карау укучыларга матур планетабызны тагын да матуррак итәр өчен ничек сакларга кирәклеген аңларга ярдәм итте!
20 апрель көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Район китапханәсе "Районкүләм өмә"гә кушылды
Һөнәр - ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. 19 апрель көнне Саба район китапханәсендә Саба гимназиясенең 7 “А” сыйныф укучылары өчен “Кем булырга?”дип исемләнгән чара уздырылды. Китапханәчеләр хәзерге заман китапханәчесе барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы, кеше белән уртак фикер таба белергә, кешене тыңлый, аңлый белергә, заман белән бергә атларга тиешлеген сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар: китапханәче һөнәренә кайда укырга була, китапханәче китапны озак вакыт тапшырмаган яки аны югалткан кешеләр белән ничек эш итә, китапханәдә махсус белемсез эшләргә мөмкинме һәм башка барлык сорауларга да җавап алдылар. Чара тулы метражлы «Хезмәт кешесе» дип аталган документаль фильмын карау белән тәмамланды. Укучылар документаль фильм караганннан соң һөнәр сайлау үзеннән-үзе яки очраклы булырга тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.
19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Бу вакыйганы искә төшерү нияте белән Саба туган якны өйрәнүчеләр музеенда “Яшь тарихчылар” клубына йөрүчеләргә хәтер сәгате уздырылды. Бу чараның максаты 1941-1945 елда оккупацияләнгән территориядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның булышчыларының тыныч совет гражданнарына карата кылган җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Чара кысаларында "Вакыт срогыннан башка" видеоролигын карау да оештырылды.
Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе быел Россиядә 13нче тапкыр узачак. Быелгы акциянең темасы – “Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз”. «Библиотөн» акциясен оештыручылар — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Россиянең мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 17 апрельдә район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә белән китапханәгә» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен гаилә бәйрәме үткәрделәр. Китапханәчеләр ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәреп, китапханә тарихын һәм китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләрне сөйләделәр. Чара әкияти әсәрләр буенча сәяхәт белән дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән бергәләп сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларны чиштеләр. Шулай ук, балалар әти-әниләре белән бергә рус халык әкиятен “Шалкан”ны курчаклар белән сәхнәләштерделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә курчаклар ярдәмендә чын актерларга әверелеп, әкиятне генә түгел, ә бәйләнгән сөйләмне, үзләренең артистлык сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәлек”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
Бүгенгесе көндә мәктәп укучылары космос, йолдызлар, космонавтлар турында күп сораулар бирәләр, чөнки бу тема алар өчен бик тә кызыклы. Кояш, ай, йолдызлар бер үк вакытта бик якын һәм шул ук вакытта бик ерак. Бала үзлегеннән генә кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба алмый, бу вакытта өлкәннәрнең ярдәме бик тә әһәмиятле
Нәкъ менә әлеге чаралар балаларга катлаулы материалны үзләштерергә мөмкинлек бирә, шуның белән танып белү процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космик викторина» узды. Бу чара яшь кунакларга бик ошады. Космос турындагы сораулар галәм турындагы белемнәрне тагын да арттырды, күп кенә кызыклы мәгълүмат тупланылды.
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу үз иминлеге, сәламәт тәне һәм көчле рухы турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы һәркем өчен көн, бу сәламәт милләт үсешенә турыдан-туры тәэсир итә. 8 апрель көнне Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе Шакирҗанова И., Саба урта мәктәбенең китапханәчесе Әхтәмҗанова Г. белән берлектә, 4 «А» сыйныф укучылары өчен «Спорт, сәламәтлек, китап»дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырды. Китапханәчеләр укучыларга көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану турында сөйләделәр. Чара ахырында укучылар, яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала дигән фикер ясадылар.
Бүген Казан шәһәрендә "Яз хәрәкәте" исеме астында вокал һәм хореография сәнгатенең I Бөтенроссия конкурсы узды. Анда барлыгы 115 номер катнашты. Конкурста катнашучылар арасында Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен "Яшьлек" хореография коллективы да бар иде ( җитәкчесе Мөбарәкҗанова А.З.). "Хореография" номинациясендә әлеге коллектив 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде.