«Китапханә-китаплар йорты» китапханә белән танышу экскурсиясе

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

13ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбе китапханәсе белән берлектә  1 “А”, "Б" сыйныф укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр.  Чара ахырында укучылар үзләре укый ала торган китапларны сайлап, өйләренә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International