"Песнәкләр көне" экологик сәгать

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Россиядә кошларны саклау берлеге инициативасы белән экологик бәйрәм — Песнәкләр көне билгеләп үтелә. Борынгы ук бу көн кышлаучы кошларга багышланган көн  булган.

Явлаштау авыл китапханәсендә әлеге бәйрәмгә багышланган экологик сәгать үткәрелде. Балалар Песнәкләр көне тарихы, халык сынамышлары  һәм әлеге кошлар белән бәйле кызыклы фактлар турында белделәр.

Чарада катнашучылар кышлаучы кошлар турындагы табышмаклар чиштеләр, «Кошны таны» уенын уйнадылар һәм песнәкләр турындагы китаплардан өзекләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International