16 май көнне, 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан, район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Без – бердәм, тату гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р. Ф. котлавы белән башланды. Катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән: “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, Төз атучы”, “ Пантомимо”, ”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”, “Йомгакны кем тизрәк чорный” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәп үзара көч сынаштылар һәм дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме - үзара аңлашып, ярдәмләшеп гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Катнашучыларны эстрада артистлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Лилия Муллагалиева үз теләкләрен белдереп, гаилә көне белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
16 май көнне Кызыл Мишә китапханәсендә А.Кәримуллин исемендәге район китапханә хезмәткәрләре эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау, шоппер сумкасы буяу һәм мөселман тәсбихләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Пушкин картасы буенча 9 билет.
16 май көнне Саба район китапханәсенә Саба гимназиясенең "Яшь талантлар" театр түгәрәгендә катнашучылар килде. Китапханәчеләр аларга "Мин кулыма китап алам" видеороликлар конкурсында актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты һәм шәм җыю буенча бушлай мастер-класс бүләк иттеләр.
16 май көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 4 “Г” сыйныф укучылары өчен «Юл әлифбасы»дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н.катнашты. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Ягафарова Г.Н «Юлларда куркынычсызлык» темасына чыгыш ясады. Укучылар юлда үз-үзләрен тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр һәм пазллар җыйдылар. Чара ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ел саен 15 май көнне Халыкара гаиләләр көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм хөрмәтенә 15 май көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район китапханәсе "Жили-были сказочные семьи" дигән викторина үткәрде, әкиятләрдә дә әти-әниләр, абыйлар һәм апалар, бабайлар, әбиләр һәм хәтта бала караучылар да бар. Укучылар сорауларга актив җавап бирделәр. Әкиятләрне искә төшерделәр.
Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
15 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасының балалары өчен “Балалар язучылары белән танышабыз” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар танылган балалар язучыларының китаплары дөньясы буйлап «Г.Тукай һәм А.Алиш китаплары», «Татар, рус язучылары» тукталышлары белән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Чара балаларның язучылары турында белемнәрен киңәйтте
14 май көнне Саба район китапханәсенә Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6-10 сыйныф укучылары килде. Кунакларга район китапханәсе буенча экскурсия үткәрелде, анда алар китапханә тарихы, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Чара тәсбих җыю, сумка-шоппер буяу, эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау белән дәвам итте. Пушкин картасы буенча 36 билет сатылды.
Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары “Һәр гаиләдә герой бар” исеме астында рәсем күргәзмәсе ясады.
Балаларның рәсемнәрендә фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, безгә тыныч, ирекле тормыш бүләк иткән һәркемгә рәхмәт сүзләре чагылган. Рәсемнәрдә сугыш елларының тарихи вакыйгаларын, Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен сурәтләделәр. Һәрбер эштә сюжет кына түгел, аерым гаилә тарихы, шәхси кичерешләр дә ясалган.
Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үзләренең иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Күргәзмәдә актив катнашкан һәр балага рәхмәт белдерәбез.
Фронттан килгән хатлар... Сугыш елларында бу кешенең бер-берсен меңнәрчә километр ераклыкта ишетү өчен бердәнбер мөмкинлек булган. Бу хатлар сугышның кайнар сулышын саклый. Бу хатлар безнең буынны шул ерак еллар белән бәйләүче бер җеп. Саба гимназиясе укучылары өчен Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре тарафыннан «Солдат хатлары» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Чара барышында балаларга берничә хатның эчтәлеге укылды. Әлеге чараның максаты үз Ватаны, үз халкы өчен горурлык, патриотизм хисе тәрбияләү, сугыш вакытында килгән хатларның мөһимлеген аңлау, Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
3 май көнне район китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен брелок ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара ахырында укучылар китапханәдәге матбугат белән таныштылар.