19 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә “Сөембикә”, “Алтын куллар”, “Мишә дулкыннары” клуб берләшмәсенә йөрүче китап укучыларыбыз өчен әниләр көне үткәрелде. Бәйрәмне ҮКС директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы бәйрәм котлавы белән башлап җибәрде. Бәйрәм район китапханәчеләре тарафыннан куелган Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасыннан куелган өзек белән дәвам итте. Чарада Саба үзәк шифаханәсенең 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге пациентлар белән эшләүче белгеч гериатр Ләйлә Гараповна да катнашты. Ул "Актив озын гомер" темасына әңгәмә үткәрде, өлкән яшьтәгеләргә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану буенча киңәшләр бирде. Чараның икенче өлешендә Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллинаның «Ел китабы — 2018» бәйгесендә 3 урын алган «Тау җылысы» әсәренең прототибы Казан шәһәрендә яшәүче Дания ханым Вәлиева катнашты, үз фикерләре белән бүлеште.