17 ноябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Адан Яга кадәр сәяхәт» исемле танып-белү программасы оештырылды. Программада катнашучылар сүзлек төрләре, аларның билгеләнеше белән таныштылар, авторлары турында мәгълүмат алдылар. «Сәяхәт " вакытында орфография, орфоэпия, фразеология буенча биремнәр башкардылар. Бу көнгә китапханәдә сүзлекләр күргәзмәсе әзерләнде.