2024 елның 26 октябрендә Саба аграр көллиятенең концертлар залында Яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16 нчы Юбилей республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. "Саба балалар сәнгать мәктәбе" өстәмә белем бирү учреждениесенең "Яшьлек" хореографик коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) ачылышта вокаль-хореографик номер белән чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт аграр университеты 16 нчы тапкыр Татарстан Республикасының төрле районнарыннан яшь комбайнчыларны бүләкләү тантанасын уздыра. Урак -2024 финалистларын бүләкләү тантанасы музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Әлеге чара "Яшьлек" хореография коллективының "Тальян гармун" татар биюе белән белән тәмамланды.
24 нче октябрь көнне Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбендә баян бүлеген тәмамлаучы укучыларның "Туган мәктәбебез диварларында" дип исемләнгән музыка көненә багышланган очрашуы булды. Аухадиев исемендәге Казан музыка көллияте, "Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте", Саба аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары матур музыкаль номерлар белән генә чыгыш ясап калмадылар, хәзергесе көндә сайлаган һөнәрләренә юл билгеләүче, аякка басуга зур йогынты ясаучы, иҗади остазлары булган укытучылары турында да истәлекләр сөйләделәр. Очрашуда мавыктыргыч викторина, Саба сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның һәм укучыларның - чын музыка сөючеләрнең мавыктыргыч концерты уңышлы узды. Очрашу күңелле һәм истә калырлык булды!
Рәсем булеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы "Татар бизәге" исеме астында татар бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучыларга эшләнмәне әзерләү технологиясе һәм аны турыдан-туры бизәкләү күрсәтелде. Балалар бик теләп бизәнү әйберләрен үз зәвыгы белән башкардылар һәм мастер-класс тәмамланганнан соң эпоксид сумала тутырдылар. Милли татар бизәнгечләре кием-салымның алыштыргысыз бизәге булды. Барлык укучыларга да яңа технологияләр үзләштерүдә уңышлар телибез.
Туган җир, туган як, туган авыл - һәр кеше өчен иң кадерле, иң яраткан сүзләредер. Кайда гына яшәсә дә, кеше туган җиренә һәрвакыт җылылык һәм кайгыртучанлык белән карый.Кеше үткәннәре белән элемтәсен югалтырга тиеш түгел, һәркем үз авылының тарихын белергә тиеш. Бүген, 22 октябрь көнне, Ике басу Арташ авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Туган ягы кирәк кеше"исемле телдән журнал үткәрде. Телдән журналның беренче битен без якташ шагыйрьләрнең иҗатына, аларның тормыш юлларына багышладык. Икенче бите "Яшә, Саба йорт" китабына багышланган иде . Бу китап-якташларыбыз Мәгъсүм Хуҗин һәм "Саба таңнары"район газетасының элеккеге баш мөхәррире Тәлгать Нәҗмиев иҗаты. Өченче бит авылдашыбыз, Татарстанның атказанган укытучысы, "РСФСР халык мәгарифе отличнигы" Тәнзилә апа Шәрәфиева иҗатына, аның "Туган ягы кирәк кешегә"китабына багышланды. Җыентыктагы шигырьләрне кычкырып уку оештырылды.
Мостай Кәрим-бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист, гражданин һәм сугышчы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп кенә хәрби һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Башкорт халкының данлыклы улы Мостафа Сафич Кәримов дөнья әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш кертте, классик башкорт әдәбияты традицияләрен яңа дәрәҗәгә күтәрде. М.Кәримнең туган көне уңаеннан Олы Кибәче авылы китапханәсендә күргәзмә оештырылды һәм аның буенча әдәби сәгать үткәрелде. Аның шигырьләре укылды.
Китапханәне популярлаштыру кысаларында 2024 елның 25 октябрендә Шәмәрдән модель һәм балалар библитотекасы китапханәчеләре тарафыннан Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап дәүләтендә» китапханә дәресе үткәрелде. Кыз-Табышмак, Китап һәм Убырлы карчык балалар белән китапханә һәм китаплар, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Балалар «Волшебные шарики», «Собери иллюстрацию к сказке», «Доскажи словечко», «Танец маленьких утят» уеннарында бик теләп катнаштылар.
Чара тематик китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. 25 октябрь көнне Саба район китапханәсендә 1 номерлы “Шатлык” балалар бакчасының уртанчы төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы һәм “Китапханә” мультфильмын карау белән тәмамланды.
24 октябрь көнне район китапханәсендә “Иманга илткән юл” проекты кысаларында Мөдәрис хәзрәт Гыймранов белән “Тәрбия баскычлары” исеме астында очрашу узды. Очрашуда гаилә мөнәсәбәтләре, әти – әнигә карата хөрмәт, балаларга дөрес тәрбия бирү темалары яктыртылды. Чарада районыбызның яшь гаиләләре өчен файдалы һәм тәрбияви әңгәмә оештырылды, балалар кызыклы мастер – класста катнаштылар.
Татар халкының бай мәдәнияте, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар. Безнең кичәдә без үсеп килүче буында үз халкының традицион мәдәнияте белән кызыксыну һәм ихтирам уятырга, балаларны үз халкының милли ризыклары, бәйрәмнәре, халык иҗаты — биюләре, телдән иҗат — санагычлар, мәкальләр, табышмаклар кебек төшенчәләр белән таныштырырга телибез. Хәрәкәтле уеннар аша әхлакый сыйфатлар формалаштырырга телибез.Шулай ук балаларда туган телне һәм халыкның гореф-гадәтләрен саклауга кызыксыну уяту. Бүген Олы Кибәче урта мәктәбенең 5-6 класс укучылары «Безнең уен»интеллектуаль уенында көч сынаштылар. Уен укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, аларның командада эшләвен, зирәклеген һәм эрудициясен ачарга ярдәм итте.
Бергәләп уку бер гаиләнең берничә буынын берләштереп кенә калмыйча, балаларга китапларны чын-чынлап яратырга да ярдәм итә. Әниләре, әтиләре, бабайлары һәм әбиләре бергә җыелып кычкырып укырга яраткан сабыйлар аралашучан булып үсә, бергәләп уку кебек матур вакыт үткәрүчәнлектән мәхрүм булган яшьтәшләренә караганда яхшырак укый һәм мөстәкыйль рәвештә зур кызыксыну белән укый. 23 октябрь көнне Иштуган авыл китапханәсе мөдире гаилә белән уку китапларына күзәтү үткәрде. Безнең китапханәдә төрле яшьтәге китаплар бар. Чарада «Без укый торган гаилә» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда балаларның һәм аларның ата-аналарының яраткан китаплары, шулай ук балаларны тәрбияләү турында әдәбият күрсәтелде. Яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, яраткан язучыларын һәм китапларын искә алдылар, китаплар һәм уку турында мәкальләр әйттеләр, яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. Яшь укучылар басмаларның матурлыгын, кызыклы эчтәлеген билгеләп үттеләр.