ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

"Авыл яши" проекты кысаларында, язгы каникуллар вакытында, 2025 елның 27 мартында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләрендә «Үз эшенең профессионалы» дигән очрашу оештырылды.

Чарага кунак буларак магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линияле җитештерү идарәсе инженеры Юнысов Рөстәм Мөдәрис улы чакырылган иде. Очрашу аралашу формасында узды. Балаларга Рөстәм Мөдәрисовичка сораулар бирү мөмкинлеге бирелде.

Үсеп килүче буын һәрвакыт остазга мохтаҗ, ул балаларны олы тормыш юлына озата бара, белем һәм тәҗрибә белән уртаклаша, катлаулы мәсьәләләрне ничек чишәргә кирәклеген әйтә.

Әңгәмә вакытында Рөстәм Мөдәрисович укучыларга ни өчен инженер һөнәрен сайлавы турында сөйләде, үз планнары белән уртаклашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә.Театр-ул үзенчәлекле дөнья, әкият, фантазия, могҗизалар дөньясы. Ул кеше тормышында гаять зур роль уйный, бу тормышның иң яхшы мәктәбе һәм дөнья һәм сәнгать турында мәгълүматның күрсәтмә чыганагы, ул фикер эшенә искиткеч сәбәп бирә, кешенең матурлыкка ихтыяҗын тулыландыра. 27 март көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә « пьесалар дөньясына сәяхәт»уенын үткәрде. Уен барышында без балаларның театр сәнгате буенча белемнәрен тикшердек. Без балаларның драматургия буенча тирән белемле булуларына инандык. Балалар комедияне драмадан, юмордан сатирадан аералар. Шулай ук укучылар Россиянең иң атаклы театр сәхнәләрендә күп тапкырлар уйналган һәм менә берничә гасыр рәттән популярлыгын югалтмаган әдәбият әсәрләре белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл китапханәсе-филиалында "Урман сукмаклары буйлап" экологик уен-сәяхәт узды

 Китапханә мөдире балаларга экология, Урман һәм анда яшәүчеләр, үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге һәм урманның ничек яшәвен аңлау, анда яшәүчеләрнең гадәтләрен яхшы белергә кирәклеге турында сөйләде.

Балалар рәхәтләнеп башваткычны чиштеләр һәм китаплардагы сирәк очрый торган урман үсемлекләрен, гөмбәләрне һәм хайваннарны белделәр.

Чара урман табигатенә сакчыл караш тәрбияләүгә, балаларның тере табигать турындагы белемнәрен тулыландыруга, урманда үз-үзеңне дөрес тотуны үстерүгә һәм экологик фикерләү формалаштыруга юнәлдерелгән иде.Чараның икенче олешендә балалар урман табигатен рәсемгә тошерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  «Тылсымлы театр дөньясы»  исеме астында  күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Балалар театр тарихы турында белделәр.  

    Чара барышында катнашучылар театр, актерлар турындагы табышмакларга җавап бирделәр, үзләрен «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерүдә сынап карадылар. Яшь театрчылар актер булу өчен бик күп нәрсәгә өйрәнергә, күп нәрсәне белергә - төгәл сөйләшә белергә, дөрес сулый белергә, матур хәрәкәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Театр дөньясына сәяхәт онытылмаслык булып чыкты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 март - Халыкара театр көне уңаеннан Саба район китапханәсендә "Өлкәннар" клубы өчен "Театр яктылыкка, нурга илтә!" сәнгать сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларыбыз интеллектуаль уен-викторина - “Татар театры тарихы", “Танылган якташ артисларыбызны беләбезме?”, “Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” - сорауларына җавап бирделәр;  шигырьләр, тизәйткечләр укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Язгы каникул көннәрендә "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" гадәттәгечә, укучылар өчен иҗади сәләтне, зәвыкны һәм матурлыкны  үстерү, балаларда татар халык сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү өчен чаралар үткәрә. 2025 елның 26 мартында хореография фәне укытучысы Мөбәрәкҗанова А. З. һәм сәнгать укытучысы Газизова Г. Р. параллель рәвештә 2 бүлектә укучылар белән "Татар милли костюмы һәм аның орнаменты" темасына әңгәмә үткәрде. Максаты татар милли костюмы һәм орнаменты барлыкка килү тарихын өйрәнү, милли сәнгатьнең әһәмиятен һәм үзенчәлекләрен ачу иде. Ватаныбыз турындагы белемнәрне киңәйтеп һәм тирәнәйтеп, укучылар татар халык сәнгате, татар милли киемнәре һәм милли орнамент  үзенчәлекләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар презентация карадылар, анда борынгы һәм заманча декоратив-гамәли сәнгать үзенчәлекләре һәм хәзерге заманда милли орнаментның актуальлеген ачыкладылар. Укучыларга татар милли киемнәрендә төрле бизәкләр тәкъдим ителде. Балалар костюмнарны бизәделәр,татар киемнәре атрибутларын төсле итеп ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән берлектә «Кырым сәяхәте» тукталышлар уенын уздырды.

Чараның максаты- катнашучыларны ярымутрауның тарихы һәм географиясе белән таныштыру. Уен барышында катнашучылар Кырымның төрле торак пунктларын символлаштырган станцияләр арасында күчеп йөрделәр. Һәр станциядә алар ярымутрауның тарихы һәм географиясе белән бәйле сорауларга җавап бирергә, шулай ук хәрефле кодларны чишәргә тиеш булдылар.

Уенда иң яхшы нәтиҗәләрне 7 класс укучылары күрсәтте. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22 март - дөньяның күп илләрендә ел саен Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Бу көн киләчәк буыннар өчен су системаларын саклауның мөһимлеген искә төшерә. Шул уңайдан, район китапханәсендә «Сөембикә» клубы өчен «Тереклек чыганагы» экология сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар Су көненең барлыкка килү тарихын, суның экосистемаларда да, безнең көндәлек тормышта да төп роль уйнавын белделәр. Шулай ук су турында кызыклы фактлар һәм нинди экологик проблемалар бар һәм аларны ничек төзәтергә икәнен ачыкладылар. Чарада катнашучылар «Безнең табигатебез» викторинасында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 март көнне язгы каникул вакытында район китапханәсендә балалар өчен иҗади мастер-класслар, экскурсияләр, квест-уеннар үткәрелде. Квест кунаклары Убырлы карчык һәм «Игра в кальмара» сакчылары булды. Уен А.Алиш әкиятләре  буенча узды, балаларга төрле табышмаклар тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач савытларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 1 класс укучылары бизәкләрне кызыксынып карадылар, агачка рәсем ясау ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнашты һәм өйләренә үз куллары белән буяп эшләнгән савытларны алып кайтып киттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International