22 апрель Саба район үзәк китапханәсендә, якташыбыз Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Гөлүсә Закирова катнашында “Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның” дип исемләнгән әдәби чара узды. Чараның беренче өлеше якташыбыз Люция Шәрәфиеваның,“Олы Кибәче авылының ХӘТЕР КИТАБЫ” турында булды. Якташыбыз китапның ничек язылуы, туплануы турында сөйләде. Китапка кергән истәлекләре белән уртаклашты. Олы Кибәче авылы китапханәчесе Гөлүсә Фатыйхова әлеге китапка улының кергән язмасы белән таныштырып, язучыга теләкләрен җиткерде. Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Нургаян кызы да китап турындагы фикерләре белән уртаклашты.Чараның икенче өлеше, Саба урта мәктәбе укучысы Булат Маулинның, язучы Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабындагы повестьтан өзек сөйләү белән башланып китте. Язучы белән китап турында әңгәмә корылып, китап укучылар уй-фикерләрен җиткерделәр. Әсәрдәге “Бабай”образының прототибы якташыбыз, Тимершык егете Илнар Алтынбаевның тормышы иптәше Гүзәл ханым да хис-кичерешләре белән уртаклашты.Чарада кунакларыбызның хезмәттәшләреннән килгән видеоязмалар да күрсәтелде. Эзмә авыл мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов, Саба урта мәктәбеның 11 сыйныф укучылары Әмирхан Заһидуллин (баянда), Булат Маулин җырлары яңгырады.Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улының, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызының кунакларга истәлек бүләкләр тапшырып, теләкләре белән тәмамланды.
Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, “Яңа гасырга - Сәламәт буын” исемле сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Чарага авыл фельдшеры Кәримуллина Алия Рафаэль кызы кунак буларак килде.
Фельдшер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде. Чарабыз җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.
Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыклады.
«Авыл яши» проекты кысаларында, Шәмәрдән авыл китапханәсендә әниләр өчен «Әни эштә» дигән очрашу үткәрелде. Чарада яшь әниләр Шириева Эльмира Сәлим кызы һәм Һадиева Гөлия Рәсим кызы кунак булдылар. Эльмира Татарстан Республикасы магистраль газүткәргечләренең Шәмәрдән линияле җитештерү идарәсендә эшли. Шулай ук ул наклейкалар әзерләү, бүләкләр төрү белән шөгыльләнә һәм шул ук вакытта аның 2 баласы бар. Бүгенге көндә Гөлия декрет ялында, аның 3 баласы бар. Декрет вакытында ул сабын һәм сабыннан чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә, ясалма чәчәкләрдән композицияләр ясый. Кызлар кунакларны үзләренең мавыгулары белән таныштырдылар, тормыш киңәшләре белән уртаклаштылар. Очрашу бик күңелле узды.
Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Читайка» клубы әгъзалары өчен «Синең планета буенча күршеләрең» экологик уены үткәрде.
Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, балаларны Җир планетасының экологик проблемалары белән таныштырдылар, табигатькә сакчыл караш кирәклеген аңлаттылар.
Яшь китап укучылар өчен «Экологик кагыйдәләр» экологик уены үткәрелде. Катнашучылар үзләренең белемнәрен төрле конкурсларда сынадылар.
Шулай ук «Табигать экологиясеннән күңел экологиясенә» китап күргәзмәсе оештырылды. Анда планетаның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге, суның үзлекләре һәм кеше тормышында аның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган төрләре турында әдәбият тәкъдим ителде.
Явлаштау авыл китапханәсе Явлаштау урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китапханә дәресе үткәрде. Чара яшьләргә бу чорның төп вакыйгалары, геройлары һәм корбаннары турында искә төшерү максатында оештырылды.
Китапханәче сугышның төп бәрелешләре, Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовский кебек атаклы полководецлар, шулай ук гади солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында сөйләде. Уртак җиңүгә җирле халыкның керткән өлешенә аерым игътибар бирде. Тылдагы халык заводларда эшли, азык-төлек үстерә һәм фронтка ярдәм итә. Аннары даталар, сугыш вакыйгалары һәм геройлары турында интерактив викторина үткәрелде.
Дәрес азагында балалар үзләренең тормышларында җиңүнең әһәмияте һәм тынычлык өчен көрәшүчеләрне истә тотуның мөһимлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Дәрес патриотизм һәм тарихка хөрмәт тәрбияләү чарасы булды, балаларга ата-бабаларының Җиңү өчен никадәр күпне эшләгәннәрен һәм шул вакыйгалар турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.
Олы Нырты авыл китапханәсендә «Кош серләре» экологик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче канатлы дуслар, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында сөйләде, кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр белән уртаклашты. Балалар кошларның файдасы, кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында белделәр. Кошлар тормышы турында күбрәк белү һәм кайбер кош серләрен ачу өчен балалар кошларның фотоларын карадылар, аларны төркемнәргә бүлделәр, кошлар һәм аларның гадәтләре турында табышмакларны чиштеләр, «шундый төрле кошлар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, төрле кошларның тавышларын тыңладылар, стена газеталарыннан кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштылар, дөньяның төрле почмакларындагы кошларның тормышы турында видео карадылар.
Ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык 2025»эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды.
Фестиваль Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. «Созвездие-Йолдызлык» ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - «УНИКС» КФУ КСКда һәм «Созвездие-Йолдызлык»Арт-резиденциясендә уза.
20 апрельдә суперфиналда яшь талантлар - Татарстанның якын районнарыннан һәм шәһәрләреннән сайлап алу турларында җиңүчеләр, шул исәптән Саба спорт мәктәбе укучылары катнашты.
Фестиваль суперфиналының беренче туры нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар икенче турга үттеләр:
-«Экспромт» хореография коллективы (рук. Давыдова А. М.);
- «Бэллур» вокаль ансамбле (рук.Дәүлиева Г. Р.)
Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен бүгенге җиңүләре белән котлыйбыз! Фестивальнең суперфиналының икенче турында уңышлар телибез, ул 22 һәм 23 апрельдә «УНИКС»КФУ КСКда узачак.
Вакыт хакимлек итми торган вакыйгалар бар, һәм еллар үткәнгә никадәр ерак китсә, аларның бөеклеге шулкадәр ачыграк була бара. Бөек Ватан сугышы әнә шундый вакыйгалар исәбендә. "Туган якны өйрәну" клубында катнашучыларның чираттагы утырышында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында түгәрәк өстәл үткәрелде. Тылда хезмәт куйганнарның тормышы турында, олы хөрмәт белән искә алынды.
15 апрель көнне районда Татарстан Ветераннар җәмгыятенең семинары
булып узды. Бөтен республикадан семинарга килгән кунаклар Саба китапханәсендә булдылар. Китапханәнең өлкән буын вәкилләре белән алып барылган эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәбезгә даими йөрүче райондашларыбыз белән очраштылар, фикер алыштылар. Өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмәне кызыксынып карадылар. Гөлүсә Закированың "Энекәш " китабы белән таныштылар. Саба сәнгать мәктәбе укытучылары Гүзәл Газизова һәм Эльвира Галиева уздырган өйрәтү дәресендә булдылар. Тукай паркында райондашларыбыз яратып укый торган әсәрләрдән тере күргәзмә белән таныштылар.
2025 елның 12 апрелендә С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә яшь музыкантлар өчен "Звёзды из завтра" республикакүләм иҗат конкурсының Гала-концерты узды. Проект белән ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, La Primavera Казан дәүләт камера оркестры дирижеры Рөстәм Абязов җитәкчелек итә. Бу конкурс Татарстан Республикасының 43 муниципаль районнан катнашучыларга исәпләнгән. Шул максат белән сайлап алу турлары 6 иң эре шәһәрдә үтә.
2025 ел конкурс өчен юбилей елы булды, ул 10 нчы мәртәбә гамәлгә ашырыла. Агымдагы сезон репертуары тулысынча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Ул 1991 елга кадәр иҗат ителгән совет композиторлары әсәрләрен, шулай ук рус һәм татар халык көйләрен үз эченә ала. Оркестровкаларның күп өлешен Рөстәм Абязов һәм Ильяс Камал башкарды.
13 февральдә Рөстәм Юныс улы 100дән артык номер тыңлап, Түбән Камада гала-концертка 27 номер сайлап алды.
Гала-концертта Саба балалар сәнгать мәктәбенен 6 класс укучысы Мәрьям Мөхәмәдиева (фортепиано, җитәкчесе Яхина Г.И.), Шәмәрдән филиалының 5 сыйныф укучысы Илназ Усманов (баритон, җитәкчесе Фатхуллин А.А.), 4 класс укучысы Габдрахманова Динә, 5 класс укучысы Кәримова Әминә (җитәкчеләре Дәүлиева Г. Р.) катнаштылар.
Концерт алдыннан репетицияләр үткәрелде, анда Рөстәм Юныс улы яшь башкаручыларга тере оркестр яңгырашына күнегергә булышты, ә профессиональ музыкантлар чыгыш ясаучыларга ярдәм итте. Гала-концертта катнашучы һәркемне маэстро Р.Абязов үзе лауреат дипломы һәм программа символикасы төшерелгән истәлекле медаль белән бүләкләде, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гала-концерттан соң иң яхшы конкурсантлар Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында финалда чыгыш ясаячаклар.