2025 елның 3 маенда Шәмәрдән балалар китапханәсе «Хыял» клуб формированиесе әгъзалары өчен Саба туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Экскурсиянең максаты: музей һәм аның коллекцияләре аша сәнгатьне һәм мәдәниятне танып белүгә кызыксыну уяту.
Музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар, барлык заллар буйлап уздырдылар, музейның барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләделәр.
Хатын-кызлар ишеткәннәрдән һәм күргәннәрдән бик зур канәгатьлек алдылар, чөнки күпләр музейга беренче тапкыр килделәр һәм музейның сирәк экспонатлар белән җиһазландырылуына гаҗәпләнделәр.
Музейдан соң Саба район китапханәсендә кунакта булдык, анда китапханәчеләр безгә экскурсия үткәрде.