Гаилә - тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме, ул - якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алганнарыбыз, кайгыртканнарыбыз, игелек һәм бәхет теләгәннәребез. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
11 майда, Халыкара гаилә көне алдыннан Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белгечләре «Минем тату гаиләм» дигән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар тату, бәхетле гаилә нинди була турында сөйләштеләр. Гаилә йорты төзеделэр: йортның нигезен йорт «сүзе белән ассоциацияләнгән сүзләрдән «салдылар», ә йортның стенасын гаилә мөнәсәбәтләрен белдерүче «кирпечтән» «салдылар». Мәхәббәт, гафу итү, сабырлык дигән төп сүзләр өй түбәсенә әверелде. «Йорт» ка туган кешеләрне урнаштырдылар.
Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, шигырьләр, гыйбрәтле хикәяләр тыңладылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Алар гаиләнең бәхете аның һәр әгъзасынә бәйле. Гаилә - җәмгыять ячейкасы булуын ачыкладылар. Нәкъ менә шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.