Керәнне авылы клубында 15 сентябрь көнне "Эх,тәмле бәрәңге" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә бәрәңгедән эшләнмәләр, иң үзенчәлекле бәрәңгеләр, бәрәңгедән пешерелгән ризыклардан күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм бәрәңге турында шигырь,җырлар ,күңелле уеннар, концерт программасы,җыр- бию,уен-көлке белән үрелеп алып барылды.Авылның олысы - кечесе казан асып пешерелгән итле бәрәңге шулпасы,учакта тәгәрәткән бәрәңгедән авыз итте.
12 нче сентябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын чагылдырган мастер-класс үткәрелде.
29 август көнне "Газпром Трансгаз Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә "Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә"багышланган бәйрәм чарасында "Экспромт" бию коллективы катнашты.
23-24 август көннәрендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” тынлы оркестр бүлегендә укучы балалар, укытучы - дирижер Фәтхуллин А.А. җитәкчелегендә Мәскәү шәһәрендә үткән «Спасская башня детям» дигән Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар.
25 июль көнне Юсып-Алан клубы мөдире һәм Юлбат китапханәсе хезмәткәре, Калатау һәм Йосыф-Алан халкы белән Калатау болында «челтерәп ага чишмәбез!». Бу бәйрәм халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатыннан үткәрелде. Бәйрәмдә халык җырлары, милли уеннар яңгырады.
14 июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Әлеге чарада 4 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар катнашты. Балалар кояш, салават күпере, чәчәкләр ясадылар һәм үзләренең рәсемнәрендә җәйге буяулар матурлыгын тапшырдылар. Бу шөгыль балалар өчен күпме шатлык китерә!
2 июнь көнне Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә "Искорка" "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ хезмәткәрләре балалары арасында үзешчән сәнгать фестивале узды. Бу фестивальгә ел саен Татарстан Газпромының барлык бүлекчәләреннән дә катнашучылар җыела. Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе бүлекчәсе исеменнән Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Нуриева Наилә (укытучысы Харрасова Лилия Альберт кызы) катнашты һәм III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан, Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханэ белән берлектә, “Милэшкэй” балалар бакчасына йоруче балалар очен “ Бәхетле балачак” дип исемләнгән балалар Сабантуе үткәрделәр.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган «пионер балачагын искә төшереп " акциясе үткәрделәр»