"Музыкаль экспресс" Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты фестиваль-конкурсы.

2019 елның 15 декабре, якшәмбе

2019 елның 14 декабрендә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә "Музыкаль экспресс" Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Конкурска ТР һәм РФнең төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучылар җыелды.  Конкурста катнашучыларны Татарстан Республикасының, Марий Эл, Чуаш Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәрләре бәяләде. Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан вокал, тынлы уен кораллары  һәм  халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре:

- "ТАМЧЫ"вокаль ансамбле-1 дәрәҗә лауреат (укытучысы Харрасова Л. А.);

- Нуриева Наилә-2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Харрасова Л.А.).

- Тынлы инструментлар: Усманов Данис-2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Фәтхуллин А. А.);

- Сафиуллин Руслан-2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Фәтхуллин А.А.).

- Халык уен кораллары: "НАЗ"халык уен кораллары ансамбле-3 дәрәҗә лауреат (укытучысы Харрасов Р. С.);

- Харрасов Р. С - "Концертмейстерлык"номинациясе-3 дәрәҗә лауреат;

- Морозов Богдан (баян) - 1 дәрәҗә дипломант (укытучысы Харрасов Р. С.);

- Әхмәтов Гомәр (баян) - 3 дәрәҗә дипломант (укытучысы Харрасов Р.С.).

Катнашучыларны  җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International