12 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучыларының скрипка сыйныфы буенча концерт формасындагы зачеты булып узды. Концертта мәктәп дирекциясе, укучыларның ата-аналары һәм барлык теләүчеләр катнашты. Укытучылар Акунеева Зөлфирә Абдулла кызы һәм Акунеева Зәринә Александр кызы 2019-2020 нче уку елының 1 нче яртыеллыгына нәтиҗә ясадылар. Яшь скрипкачылар ялгыз һәм ансамбльләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Яшь артистларны тамашачылар бик җылы каршы алды. Укучыларны уңышлы зачет тапшырулары белән котлыйбыз!