“Бүләк итү көне " хәйрия акциясе

2019 елның 29 ноябре, җомга

2020 нче елда Саба районына 90 яшь тула. Якынлашып килүче дата уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Марат Ибраһим улы Галиев инициативасы белән, 29 ноябрь көнне, "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" ндә "Бүләк итү көне" хәйрия акциясе оештырылды. ТР Дәүләт Советы ярдәмчесе, элек беренче Президентыбыз  М. Ш. Шәймиевнең социаль мәсьәләләр буенча беренче киңәшчесе булган Валентина Серафим кызы Хаҗиәхмәтова, Саба районының  “Саба туган якны өйрәнү” музеена  Тавиль Хаҗиәхмәтовның чын  график эшләрен (эскизлар, Дәүләт флагының беренче макеты) тапшырды. Тавиль Хаҗиәхмәтовның улы-1997 елдан бирле Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Мәдәният Министрлыгының Бакый Урманче исемендәге  премия лауреаты, дизайнер - Нияз Хаҗиәхмәтов, музейга, киләчәктә сәнгать мәктәбе укучыларына  рәсем дәресләрендә  куллану өчен, Тавиль Хаҗиәхмәтов тарафыннан башкарылган автопортрет һәм студент елларында ясалган график эшләрен бүләк итте. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, үз чыгышында, ТР Дәүләт Советы депутаты М. И. Галиевка һәм әлеге очрашу кунакларына, бүләк ителгән кыйммәтле эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чараны "Яшьлек" бию коллективы (җит.Мөбәрәкҗанова А.З.), "Бәллур" вокаль ансамбле (җит.Дәүлиева Г.Р.), баянчылар ансамбле (җит. Фатыйхова Р.Г.), фортепиано дуэты (җит.Хафизова Ч.Ф., Зәйнетдинова З. З.)  чыгышлары  музыкаль яктан баетты һәм бизәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International