ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

25 июль көнне авыл китапханәсендә Россиядә театр елына багышланган күңел ачу уены үткәрелде.Китапханәче катнашучыларны театрның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, театрларның төп төрләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларның барысы да актерлар ролендә булу һәм актерлык осталыгын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар. Башта катнашучылар «Рөхсәт ителә-тыела»уенын уйнап, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Хәрәкәтләр, мимиклар һәм жестлар ярдәмендә "Ясап күрсәт" конкурсында актерларны сурәтләделәр, бирелгән рольне уйнадылар. Яшьләр барысы да бик әйбәт уйнадылар. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

25 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен ТАССРның 100 еллыгын каршы алуны билгеләп үтүгә багышлап “Минем туган ягым” дип аталган викторина үткәрелде. Уен барышында балалар җиде турдан торган: “Әйдәгез, танышабыз!”, “Танылган шәхесләребез”,“Милли үзенчәлекләр”,“Мәкальләрне дәвам итегез”,“Зирәкләр һәм тапкырлар”,“Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады”,“ Шигъри тукталыш” дигән турларны үтеп ,сорауларга дөрес һәм үзенчәлекле итеп җаваплар бирделәр.Катнашкан балаларга  бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша  халкыбызның  культурасы, тормыш-көнкүреше белән таныштыру максатыннан, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, 25.07 көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен  “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып белү һәм күңел ачу программасы уздырды.

Чара барышында балаларга халкыбызның җәүһәрләре булган чиккән сөлге, читек, түбәтәй, калфак, чулпы, камзул турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, балалар  милли уеннар, аларның тарихы белән таныштылар һәм   “Ат чабышы”, “Кашык кабып йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тартышу”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Миңлебай” “Түбәтәй” уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр бирелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел

24 нче июль көнне Сатыш авылы китапханәсендә “Мин гаиләм белән бәхетле”дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе булып узды. Китапханәче балаларга гаилә, гаилә кыйммәтләре, гаилә-кеше тормышында куркынычсызлык утравы булып торуы турында сөйләде. Аннары конкурста катнашучылар төп биремне эшләделәр. Балалар гаилә әгъзаларын ясадылар, шулай әти-әниләренә карата булган хис тойгылары белән уртаклаштылар. Һәрдаим ярдәмчел, тәртипле, тырыш, тыйнак булырга тырышулары турында фикер алыштылар.Әлеге чарада Мөҗәһит, Роберт Сәләхиев, Шәүкәт Галиевның гаилә турында язылган шигырьләре укылды, анализ ясалды. Балалар бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, 24 июль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә клуб берләшмәләренә йөрүче балалар белән “ТАССР төзелүнең 100еллыгы” исеме астында кроссвордлар чиштек. Китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, килеп туган сорауларга җаваплар табылды. “Республикам минем - Татарстан” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел

24 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Дару үләннәре илендә» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәче Садыйкова Г.Х. туган якның шифалы үләннәрен куллану тарихы, җыю, киптерү, дару үләннәрен саклау тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. бетнек, мәтрүшкә, ромашка, әрем турында мәгълүмат бирде, аларның кайда үсүләре, нинди гореф-гадәтләр һәм риваятьләр белән бәйле булуы турында сөйләде. Чара аахырында ял итүчеләр «Үләннәр дөньясында» дип исемләнгән кроссворд чиштеләр һәм үләннәр турында сораулар бирделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

25 июль көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды. Өлкәннәр Саба районының танылган шагыйрәсе Миннегөл апа Манихова белән очраштылар. Аның 2019 елда дөнья күргән 2 яңа китабына презентация үткәрелде. Яраткан шагыйрәбез үзенең тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы итеп сөйләде. Чара барышында аның шигырьләре, кыска хикәяләре укылды, җырлары тыңланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

2019 елның 23 июлендә Югары Шытсу авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Россиянең бөек исемнәре - Петр I” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Бөек Петр биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар искә төшерделәр һәм белделәр. Петр I-ның  Россия өчен башкарылган эшләрен барысын да санап бетерерлек түгел. Хәрби һәм Административ реформалар, сәнәгать предприятиеләре барлыкка килү, Россиянең диңгезгә чыгуы, Фәннәр академиясе, беренче музей, беренче газета һәм беренче китапханә. Искиткеч бәйрәм Яңа ел, кофе, чәй, томат һәм бәрәңге дә безнең илгә беренче тапкыр нәкъ менә Петр I алып килгән иде. Балалар Санкт-Петербург шәһәре турында электрон презентация карадылар, “Россиянең бөек исемнәре-Петр I” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

24 июль көнне авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдән балалар яраткан китабларын ала һәм укый алдылар. Китап сайлау бик төрле иде: Татар халык әкиятләре, Александр Грин "Алые паруса",Даниэль Дефо "Приключения Робинзоно Крузо", Джонатан Свифт "Гулливер сәяхәте", Виктор Драгунскиның хикәяләре , Александр Волковның " Волшебник изумрудного города и все все", Сергей Георгиев, "А.С. Пушкин, Корней Чуковский, Л. Н. Толстойның һәм башка авторларның хикәяләре урнаштырылган иде.  Бу көнне китапханәдә чын мәгънәсендә уку бәйрәме булды, анда гармония хөкем сөрде: китап, укучы һәм тыңлаучы бер бөтен булдылар. Балаларның китап укуга кызыксынулары да артты . Балалар чиратлашып, кычкырып һәм сәнгатле итеп, шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар. Кычкырып уку - ул сәнгатле укуны һәм китапның төп мәгънәсен камилләштерергә булыша, һәм укыган китапларны анализлый белүгә ярдәм итә.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

24 июль көнне Явлаштау авыл китапханәсендә "Галиҗәнәп икмәк" дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Кичә барышында китапханәче Галиева Т.Г. балаларга икмәкнең табынга килгәнче үткән юлы, бу изге эшкә куелган хезмәт турында сөйләде, мәкальләр әйтелде, призентация каралды. Очрашуга чакырылган өлкән яшьтәге Халикова Равилә һәм Шириева Зөлхия апалар балаларга икмәк кадере һәм өй шартларында икмәк пешерү турында сөйләделәр. Тәмле ипидән авыз иттерделәр.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International