2019 елның 23 июлендә Югары Шытсу авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Россиянең бөек исемнәре - Петр I” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Бөек Петр биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар искә төшерделәр һәм белделәр. Петр I-ның Россия өчен башкарылган эшләрен барысын да санап бетерерлек түгел. Хәрби һәм Административ реформалар, сәнәгать предприятиеләре барлыкка килү, Россиянең диңгезгә чыгуы, Фәннәр академиясе, беренче музей, беренче газета һәм беренче китапханә. Искиткеч бәйрәм Яңа ел, кофе, чәй, томат һәм бәрәңге дә безнең илгә беренче тапкыр нәкъ менә Петр I алып килгән иде. Балалар Санкт-Петербург шәһәре турында электрон презентация карадылар, “Россиянең бөек исемнәре-Петр I” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.