25 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен ТАССРның 100 еллыгын каршы алуны билгеләп үтүгә багышлап “Минем туган ягым” дип аталган викторина үткәрелде. Уен барышында балалар җиде турдан торган: “Әйдәгез, танышабыз!”, “Танылган шәхесләребез”,“Милли үзенчәлекләр”,“Мәкальләрне дәвам итегез”,“Зирәкләр һәм тапкырлар”,“Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады”,“ Шигъри тукталыш” дигән турларны үтеп ,сорауларга дөрес һәм үзенчәлекле итеп җаваплар бирделәр.Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.