ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

1 октябрьдә Иләбәр авылында урнашкан яңа трассада лыжероллер буенча ярышлар узды.


2
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 1 октябрендә  "Саба Арена"  базасында Татарстан Республикасы бадминтон буенча шәхси кубогының 3 этабының зона туры узды, анда 2008 елда туган һәм аннан кечерәк 52 спортчы һәм Саба, Теләче, Арча һәм Кукмара районнарыннан (2007 елда туган һәм өлкәнрәк) Втөркеменең 10 спортчысы катнашты. Зәйнеев Айназ һәм Миңнегалиев Илшат шәхси Кубокның 3 нче турына сайланмыйча гына уза, чөнки алдагы турлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы 16 спортчысы катнаша. Барлык балаларга һәм тренерларга 2022 елның 15-16 октябрендә Казан шәһәрендә узачак Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 3нче турында алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

26-29 сентябрь көннәрендә "Саба Арена" да бадминтон буенча Саба районының шәхси-команда чемпионаты узды. 18 яшьтән узган барлык бадминтон сөючеләр дә катнаштылар. Чемпионат шәхси һәм команда разрядларында узды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Кукмара шәһәрендә ГТО җәйге фестиваленең зона этабы узды. Саба районы командасы 1 нче урынны яулап, лаеклы чыгыш ясады. Оештыручыларга Kukmara савыт-саба заводы спонсорыннан истәлекле бүләкләр өчен рәхмәт. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә: Гыйльфанов Данир 2 урын, Хөсәенов Илдан 1 урын, Латипова Язилә 1 урын, Ибраһимов Ислам 3 урын, Шакиров Рамил 2 урын, Вайисов Улугбек 1 урын, Алякимов Рушан 2 урын, Гарипов Марат 2 урын. 


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

26-29 сентябрь көннәрендә «Саба-Арена» да бадминтон буенча Саба районы шәхси-команда чемпионаты уза.

18 яшьтән узган барлык бадминтон яратучылар катнаша. 27 сентябрьдә шәхси ярышлар төгәлләнде. Ә 28 нче сентябрь чәршәмбе көнне команда очрашулары башланачак. «Саба-Арена» да бадминтон сөючеләрне 18.00 сәгатьтә көтеп калабыз.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 23 сентябрендә физик затлар өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы гранты акчасына «Чиксез дөнья»проектын гамәлгә ашыру башланды.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

24нче сентябрьдән 27нче сентябрьгә кадәр  «САБА-АРЕНА»да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия  "Татарстан Кубогы " ярышлары узды. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнашты.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

2022 елның 26-29 сентябрь көннәрендә "САБА-АРЕНА " спорт мәктәбе базасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы оешма, предприятие, учреждение, ШЭ һәм авыл җирлекләре арасында шәхси-команда чемпионаты үткәреләчәк.

24-25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты узды. Саба районы вәкилләре елның йомгаклау турнирында лаеклы чыгыш ясадылар. Парлы разрядта 1 урынны Галиәхмәтова Регина алды. Ялгыз һәм парлы разрядларда 3 урынны Хәйриев Ильяс яулады. Пьедесталдан бер адымда безнең ике спортчыбыз Хаҗиев Исмал һәм Миңнегалиев Илшат тукталды, алар парлы разрядта 5 урынны яуладылар. Спортчыларны Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

24-27 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасы ш.т. б. «САБА-АРЕНА" сында акыл үсешендә тайпылышлары булган, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән  һәм ИК-2 класслы затлар арасында өстәл  теннисы буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнаша.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International