Бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 3 этабы зона туры

2022 елның 2 октябре, якшәмбе

2022 елның 1 октябрендә  "Саба Арена"  базасында Татарстан Республикасы бадминтон буенча шәхси кубогының 3 этабының зона туры узды, анда 2008 елда туган һәм аннан кечерәк 52 спортчы һәм Саба, Теләче, Арча һәм Кукмара районнарыннан (2007 елда туган һәм өлкәнрәк) Втөркеменең 10 спортчысы катнашты. Зәйнеев Айназ һәм Миңнегалиев Илшат шәхси Кубокның 3 нче турына сайланмыйча гына уза, чөнки алдагы турлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы 16 спортчысы катнаша.
Ярышлар йомгаклары буенча призлы урыннарны түбәндәге спортчылар алды:
"В" Төркеме
Ирләр
1 урын - Волков Дмитрий (Саба)
2 урын - Зәйнеев Айназ (Саба)
3 урын - Җаббаров Алмаз (Теләче), Мәүлетов Булат (Саба)
Кызлар
1 урын - Мөбәрәкшина Чулпан (Теләче)
2 урын - Волкова Татьяна (Саба)
3 урын - Мөхәммәтшина Разилә (Теләче), Гарипова Гүзәл (Теләче)
2008 гр һәм кечерәк, егетләр
1 урын- Равилин Адель (Саба)
2 урын - Тимербаев Раил (Теләче)
3 урын - Петров Даниэль (Кукмара), Демухаметов Әмин (Арча)
2008гр һәм кечерәк, кызлар
1 урын - Хантимирова Алиса (Саба)
2 урын - Кельмакова Азалия (Кукмара)
3 урын-Саптарова Анастасия (Кукмара), Васильева Ксения (Кукмара)
Барлык балаларга һәм тренерларга 2022 елның 15-16 октябрендә Казан шәһәрендә узачак Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 3нче турында алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International