15нче октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә өстәмә белем бирү оешмалары арасында Спартакиада булып узды. Ярышта республиканың 19 районыннан командалар үзара көч сынаштылар. Саба районы данын яклап волейбол ярышында “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” командасы катнашты. Егетләр командасы әлеге ярышның җиңүчесе булдылар! Спортсменнарны һәм аларның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз!
Югары Симет урта мәктәбе укучылары һөнәри юнәлеш буенча ООО “Симет”хуҗалыгы механизаторы Загриев Ф.Ф. белән очрашып, көзге кыр эшләре белән, шулай ук аның һөнәре белән таныштылар.
15 октябрь көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары «Яшә, китап!» акциясендә катнашып, 15 тән артык китапка яңа тормыш бүләк иттеләр. Әлеге акциянең максаты балаларда китап укуга кызыксыну уяту, шулай ук китапханәнең басма фондын саклап калу максатын күздә тотты. Китапларны тәртипкә китерү барышында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Шәрипова Г.И. балаларга китапның кеше тормышындагы әһәмияте һәм китапханә киштәсенә урнашу алдыннан аның озын юл үтүе турында сөйләде.
Әтиләр көне уңаеннан Олы Шынар урта мәктәбендә әти-әниләр белән балалар арасындагы бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән тематик чаралар уздырылды.
Укучылар «Әтием белән бергә» Бөтенроссия акциясендә, «Әтиемнең алтын куллары» иҗади остаханәсендә, «Әтием киңәше» акциясендә һәм «Чын йөрәктән сөйләшү» дискуссион клубында катнаштылар.
Районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче сыйныф җитәкчеләре “Беренчеләр хәрәкәте”нең остазлар өчен оештырылган семинарында булдылар. Чара Казан шәһәрендә узды.
Катнашучылар заманча белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, яңа педагогик алымнар һәм технологияләр үзләштерде.
"Беренчеләр хәрәкәте" программалары һәм проектлары үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерүгә һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
9, 10 октябрь көннәрендә мәктәпкәчә учреждениеләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату балалар бакчасы серләре» дигән муниципаль конкурс булып узды.аның максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлек итүдә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыру.
Саба гимназиясенең “Аулак-өй” төбәкара проект җиңүчеләре, бер торкем укучылар һәм җитәкчеләре, Казан шәһәренә “Мәдәни сәяхәттә” булып кайтты. Проект җитәкчесе,Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Җиһаншина чакыруы буенча әзерләнгән әлеге программа эчендә төрле чаралар каралган иде.
Саба урта мәктәбенең 6а һәм 6б сыйныф укучылары атна саен гуманитар ярдәм штабында СВО хәрбиләренә ярдәмгә маскировка бәйләргә йөриләр.
Мәктәбебездә Саба районы “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Илнар Илдар улы белән очрашу үтте.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.
Күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте, үсеп килүче буынга белем бирү һәм тәрбия бирү системасына зур өлеш керткәне өчен "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе белән ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп - интернаты» укытучы-дефектологы Габтрәхимов Марат Наил улы бүләкләнде. Котлыйбыз!