18 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сугыш хатын – кыз йөзе түгел” проекты кысаларында хәтер сәгате үткәрделәр. Чара барышында сугыш елларында авылыбызда авыр хезмәт башкарган хатын-кызлар турында әңгәмә барды. Аларның батырлыкка тиң булган, җиңүне якынайту өчен эшләгән эшләре турында укылды. Чараны уздырганда “Кыз- әбиләр” китабыннан өзекләр һәм тыл ветераннары турында тупланган папка кулланылды. «Истәлекләр калсын күңелдә»дип исемләнгән тематик күргәзмә тәкъдим ителде.
15 март көнне Юлбат мәдәният йортында, китапханә белән берлектә үзебез сәхнәләштергән “Табылдык” пьесасы авторы Рәмзия Хөсәенова белән очрашу-кичә үткәрелде. Очрашуда Рәмзия Хөсәенова бик матур чыгыш ясап, “Табылдык”ларга матур теләкләрен җиткерде. Залдан кызыксындырган сорауларга Рәмзия ханым бик теләп җавап бирде. Рәмзия Хөсәенова иҗатына сокланмый мөмкин түгел. “Өзелмәсен кайтыр юлыгыз! ”дигән китап авторы да ул. “Табылдык”ларга матур теләкләрен язып, китабын бүләк итте. Видеоязманы карап, бергә, бераз гына “Чаганлы”да яшәп кайттык.
Юлбат авыл җирлегендә 80/20 программасы буенча йортлар төзелеше дәвам итә. Йортларның эчке эшләре эшләнә. Төзелешне ПМК Мелиорация ҖЧҖ һәм “Кристал” ҖЧҖ башкара.
Татарстан тарихы белән танышу максатыннан 12 март көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Татарстан – туган җирем" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче балаларны республикабызның тарихы белән таныштырды. Балалар башкалабыз, аның истәлекле урыннары турында күп яңалыклар белделәр һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар. Соңыннан балалар «Мавыктыргыч Татарстан» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.
8 март көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә, "Тәмле табын серләре" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Чара барышында милли ризыклар әзерләү серләре белән уртаклаштылар. Төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Чара ахырында түгәрәк өстәл артында чәй эчү оештырылды, анда халык җырларын искә төшерделәр һәм бергәләп башкардылар. «Ак калфак» та катнашучыларның берсе Халикова Мәрзия Гатаулла кызы үзенең шигырьләрен укыды. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
5 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Ягез әле, кызлар" дип исемләнгән конкурс - уен программасы үткәрелде. Әлеге чарада 1-2-3-4 сыйныф укучылары катнашты. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән социаль-гуманитар проект кысаларында уздырылучы чаралар һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан торучы "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең беркетмәсен үтәү максатыннан, Юлбат авыл җирлегендә хатын-кыз тыл ветераннары 8 март бәйрәме белән тәбрикләнде. Бүләк пакетларга иганәче "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе булды.
Балаларның иҗади сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен, танып-белү һәм сөйләм активлыгын үстерү, сүзлек запасын киңәйтү, халык иҗатына мәхәббәт, бер-береңә карата яхшы хисләр тәрбияләү, китапка карата һәм әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның халык әкиятләре турында күзаллауларын тирәнәйтү, әкият аша әхлакый тәрбияләү максатыннан, 3 март көнне Юлбат авыл китапханәсе 2 сыйныф укучылары белән «Тынычлык һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты. Балалар Татарстанның төрле халыкларының әкиятләрен туган телдә укыдылар һәм «Сер тотмас үрдәк» дип аталган әхлакый әкиятне аңларга тырыштылар. Чара ахырында тематик китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
21 февраль - халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, 19 февраль көне, Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр белән “Әткәң–әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да...” – фольклор сәгате үткәрелде. Туган тел көне турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте, чыгышларга бай булды. Ахырдан кичә Туган тел җыры белән тәмамланды.
23 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә, 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, төрле сыйныфта укучы ир балалар арасында “Армиядә бер көн” дигән конкурс – уен үткәрелде. Малайлар армия хезмәтен чагылдырган конкурста катнаштылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.