Юлбат авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
10 февраль көнне Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды.
6 февральдә җаваплылыгы чикләнгән «Юлбат» авыл хуҗалыгы җәмгыятенең хисап җыелышы булды. 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 елда эшне камилләштерү планнары турында җәмгыять директоры Садыков А.Р. һәм баш белгечләр чыгыш ясады. Юбилярларны һәм хуҗалык алдынгыларын котладылар.
29 гыйнвар көнне Юлбат авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында "Блокадалы Ленинград" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Китапханәче балаларга блокада вакытында ленинградлылар өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде.
2025 елның 22 гыйнварында Юлбат авыл җирлегенең административ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте.
27 гыйнварда ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә (1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцимдагы нацистлар концлагере тоткыннарын азат иттеләр - хәзерге Польша территориясе). 28 январь көнне Юлбат авыл китапханәсе Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Онытырга хокук юк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелә башлады.
27 гыйнвар көнне Юлбат авыл китапханәсендә “Авыл яши” проекты кысаларында “Данның төбе хөрмәт, хөрмәтнең төбе хезмәт” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Чарага районыбызда гына түгел, республика күләмендә танылган алдыңгы тракторчы, 41 ел гомерен техникага багышлаган тракторчы хатын-кыз Вәсилә Шәмсетдинова чакырылган иде. Янил һөнәри техник училищасының Саба филиалында укып, 1974 елда кулына тракторчы таныклыгы алып, туган ягына эшкә кайта. 17 яшеннән “Т-25” тракторында эшли башлаган кыз, 59 яшенә кадәр тимер ат иярли. Алны ялны белмәгән тырыш механизаторның хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяли, 1975 елда ук социалистик ярыш җиңүчесе билгесе, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә. 1986 елда “Районның иң яхшы механизаторы” дигән исем бирелә. 2004 елда “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1996, 2006 елларда трактор белән бүләкләнде. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуга карамастан, Вәсилә апа актив тормыш алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә, китап укырга бик ярата. Инде быел тагын бер мәшәкате арткан: мобилизацияләнгән егетләргә җылы оекбашлар бәйләргә керешкән. Чарада хезмәт еллары барланды, истәлекләр яңартылды, күңелле аралашу, матур теләкләр белән тәмамланды.
Юлбат авыл китапханәсендә актив укучылар һәм «Ак калфак» клубы әгъзалары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга йон оекбашлар бәйли башладылар. Һәркем үз күңеленә хуш килгән эш тапты: кемдер йон эрләргә, кемдер бәйләргә алынды. Эш арасында алар китапханәгә килгән яңа китаплар һәм газет-журналлар белән дә танышалар. Ә китапханәче аларга яңалыклар, мәкаләләр һәм язучыларның кызыклы әсәрләрен укый.