Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. 20 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе «Тел ананының баласына иң кадерле бүләге» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрде. Чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга туган тел, аның байлыгы һәм кабатланмаслыгы, туган ягыбызның никадәр кадерле һәм гүзәл булуы, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын бик теләп чиштеләр. Чара бердәм рәвештә «Туган тел»җырын башкару белән тәмамланды. Китап күргәзмәсе оештырылды.