20 февраль көнне Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары Юлбат һәм Йосыф-Алан авыллары фельдшерлары М.Р. Бадикова һәм Г.Р. Хаиева белән очраштылар. Миләүшә Рәшит кызы башлангыч сыйныф укучыларына гигиена нормаларын һәм сәламәт яшәү рәвешен үтәүнең мөһимлеген искә төшерде. Гөлназ Рафатовна шулай ук балаларга көн тәртибен үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә, каникул вакытында саф һавада ешрак булырга киңәш итте.