ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортының  “ Моң “ халык театры  “Тыкрыкта булды бу хәл” исемле комедиясен сәхнәләштереп, Явлаштау халкына тәкъдим иттеләр.Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. «Моң»   халык театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

9
декабрь, 2023 ел
шимбә

Патриотик тәрбия кысаларында, Эзмә мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмэ авыл җирлеге футболчылары Шәмәрдән зонасында югары лиганың өченче призерлары булдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә авылында Ватан геройларын искә алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    «Игенче» ҖЧҖдә көн саен  юлларны кардан арындыру өчен барлык төр техника да әзер. Кышкы юлларны чистартырга : өч  МТЗ- 1221 , Т -150, К-700 тракторлары, грейдер һәм Камаз машинасына тагылган кар эттергеч көрәк файдаланыла. Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс,Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына алып баручы юлларны чистарту буенча эшләр алып барыла. Механизаторлар: Гыймранов Нияз, Каюмов Дамир, Газизов Минтимер , Галиев Илхам,  Тимергалиев Ришат, Сабирҗанов Айнурлар 85 км озынлыктагы юлларны өзлексез җыештыруны тәэмин итәләр. Җәмгыять территориясенә керү юлларын, ферма, амбар, машина –трактор паркы  яннарын көндәлек  кардан , боздан арындыру эшләрен JCB тракторында Мамурзаев Радик башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлеге территориясендә урнашкан 16:35:0000:303 кадастр номеры булган җир кишәрлегенең өлешле милкендә катнашучылар җыелышын үткәрү турында мәгълүмат

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Үзара салым хисабына Пүкәл авылында юл салынды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

28 ноябрь көнне Пүкәл авыл клубында Эзмә мәдәният йорты, Өтернәс авыл мәдәният йорты, Пүкәл авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Әни назы җирдә мәңгелек" бәйрәм концерты оештырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Өтернәс авыл клубында «Ана мәхәббәте белән дөнья матур» дигән бәйрәм концерты узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олыяз авылында әниләр көне уңаеннан "Коръән ашы" узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International