"Әни назы җирдә мәңгелек" бәйрәм концерты

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

28 ноябрь көнне Пүкәл авыл клубында Эзмә мәдәният йорты, Өтернәс авыл мәдәният йорты, Пүкәл авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Әни назы җирдә мәңгелек" бәйрәм концерты оештырдылар. Программада җырлар, шигырьләр, биюләр, музыка коралларында номерлар бар иде. Улларын СВОга озаткан аналарга рәхмәт сүзләре яңгырады, аларга нык сәламәтлек һәм балаларының тизрәк өйгә кайтуларын теләделәр. Тамашачылар һәр артистны бик җылы каршы алды, чыгышлар алкышларга күмелде. Концерт чын бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International