Юлларны кардан арындыру дәвам итә

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

      «Игенче» ҖЧҖдә көн саен  юлларны кардан арындыру өчен барлык төр техника да әзер. Кышкы юлларны чистартырга : өч  МТЗ- 1221 , Т -150, К-700 тракторлары, грейдер һәм Камаз машинасына тагылган кар эттергеч көрәк файдаланыла. Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс,Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына алып баручы юлларны чистарту буенча эшләр алып барыла. Механизаторлар: Гыймранов Нияз, Каюмов Дамир, Газизов Минтимер , Галиев Илхам,  Тимергалиев Ришат, Сабирҗанов Айнурлар 85 км озынлыктагы юлларны өзлексез җыештыруны тәэмин итәләр. Җәмгыять территориясенә керү юлларын, ферма, амбар, машина –трактор паркы  яннарын көндәлек  кардан , боздан арындыру эшләрен JCB тракторында Мамурзаев Радик башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International