Патриотик тәрбия кысаларында, Эзмә мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг оештырылды.

2023 елның 9 декабре, шимбә

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. Шул уңайдан Эзмә урта мәктәбендә патриотик чара узды.

Әлеге чарада сугыш елларында, тылда батырлыклар күрсәткән райондашларыбыз искә алынды. Шулай ук төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән геройлар үрнәк итеп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International