09 нчы апрель конне Саба муниципаль районында 2024 елда "Безнең ишегалды" ишегалды территорияләрен төзекләндерү Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерүгә планлаштырылган ишегалды территорияләрен карап чыгу үткәрелде.
9 нчы апрель көнне "Игенче" ҖЧҖдә тракторларга , прицепларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.
Шәмәрдән участок урманчысы Зиннәтуллин Илгиз Альберт улы, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Кәримуллина Э.Т. белән берлектә, Саба районы Лесхоз бистәсендәге Татарстан Республикасы Урман селекция - орлыкчылык үзәгенә экскурсия үткәрделәр.
Эзмә жирлегендәге Зур ифтарда гаиләләре белән ураза тотучылар чакырылып хөрмәтләнде.
4 нче апрельдә ҖЧ “Игенче” җәмгыте ашханәсендә , төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан йөздән артык ветеран һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар катнашында Ифтар мәҗлесе уздырылды. Мәҗлестә Мөдәрис хәзрәт Гыймранов катнашып, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.
💐Өтернәс авылында яшәүче Мифтахова Наҗия Мөҗип кызына бүген 90 яшь тулды. Аны Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Ахметов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов һәм районыбызның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тәбрикләде.
Казан шәһәренең 12 нче номерлы татар кызлар гимназиясе базасында оештырылган Туфан Миңнуллин исемендәге 1нче төбәкара фәнни гамәли конференциядә "Гаиләм кыйммәтләре " дип аталган репортаж белән чыгыш ясап, 8 нче "Б" сыйныфы укучысы Дәүләтшина Диана 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.