Шәмәрдән участок урманчысы Зиннәтуллин Илгиз Альберт улы, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Кәримуллина Э.Т. белән берлектә, Саба районы Лесхоз бистәсендәге Татарстан Республикасы Урман селекция - орлыкчылык үзәгенә экскурсия үткәрделәр. Монда барысы да үстерелә: чәчәкләрдән, яшелчәләрдән алып агачларга кадәр. Балалар теплицаларда булдылар, орлык чәчү процессы белән таныштылар, аларны ничек карауларын карадылар.Мәктәп урманчылыгы отряды тәрбияләнүчеләре Оранжериягә килделәр, бик кызыклы һәм мәгълүмати чара булды.