"Игенче"ҖЧҖдә техника һәм үзйөрешле машиналарга техник карау узды

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

    9 нчы  апрель көнне "Игенче" ҖЧҖдә  тракторларга , прицепларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

    Техник тикшерүгә 65 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы :тракторлар, шулай ук аларга прицеплар тәкъдим ителде . Барлык тәкъдим ителгән техника техник тикшерүне уңышлы узды, алар төзек дип табылды.

 Техник карау барышында тракторларның һәм прицепларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре белән комплектланганлыгы һәм механизаторларның  беркетелгән техника белән идарә итүгә таныклыклары тикшерелде

     Ахырда мөһим чара йомгаклары буенча механизаторлар белән киңәшмә үткәрелде, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International