ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2025 ел
җомга

11 нче февраль көнне, Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданындагы чаңгы трассасында "Чаңгы юлы  Игенче-2025" – чаңгы ярышы  узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

  «Игенче " ҖЧҖ хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2025"- "Татарстан чаңгы юлы-2025»  массакүләм узышында катнаштылар.

 Чаңгы ярышында “Игенче “ ҖЧҖенең унбер хезмәткәре катнашты,    шуларның сигезе призлы урыннар алды.

Хезмәткәрләребезгә  катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!

Киләсе ярышларда да  яңа дистанцияләрне яулауларын телибез!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ир-ат ветеран командалары арасында мини-футбол

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә авыл җирлеге җыены

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

29
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

    28 нче гыйнвар көнне Иләбәр авылы Сабантуй мәйданындагы чаңгы трассасында  ҖЧ “Игенче” җәмгыяте призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда”Игенче” ҖЧҖ е биләмәсенә кергән Эзмә, Шекше , Курсабаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

    Агымдагы елның 24 гыйнварында «Игенче» ҖЧҖендә , 2024 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы, агросәнәгать  хезмәткәрләре  профсоюзының район комитеты рәисе Нигъмәтҗанова Гөлназ Равил кызы, « Игенче »ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданындагы , өр яңадан булдырылган  хоккей мәйданчыгында  хоккей буенча көндәлек узган тренировкалар белән беррәттән  ярышлар да уза.

   “Игенче” хезмәткәрләреннән тупланган  “Игенче”командасы һәм Икшермә авылы җыелма  командасы очрашты. Иптәшләрчә узган очрашуда ике команда да җанлы, азартлы һәм мавыктыргыч  уен  күрсәтте. «Игенче» командасы  хоккейчылары 4 алка өстенлек белән җиңүгә ирештеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

  Быел Иләбәр авылы янындагы Сабантуй үтә торган мәйданда аеруча җанлылык, чөнки чаңгы , тау шуу белән  беррәттән хоккей уйнау һәм тимераякта шуу өчен шугалак- боз мәйданчыгы ясалды.Кышкы каникул чорында укучы балаларга, кичен, эштән соң гаилә белән ,  чанада, чаңгыда рәхәтләнеп шуарга,шулай ук хоккейда уйнарга, тимераякта шуарга менә дигән мөмкинлек булдырылды .Һәм бу уңайлыклар барсы да ҖЧ “Игенче” җәмгыяте көче белән башкарылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Олыяз авылында гомер кичерүче Саетгәрәева Хәербанат
Фәхретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Иләбәр авылы чын бәйрәм үзәгенә әверелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International