"Чаңгы юлы Игенче-2025"

2025 елның 14 феврале, җомга

11 нче февраль көнне, Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданындагы чаңгы трассасында "Чаңгы юлы  Игенче-2025" – чаңгы ярышы  узды.

Иң популяр спорт төрләреннән булган чаңгы шуу ярышында  “Игенче” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Ярышны тантаналы шартларда җәмгыять җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы  ачып җибәрде. Ул чарада катнашучыларны   котлап, ярышларның өченче ел уздырылуын әйтте һәм дәвамлы булуын теләде.

90 нән артык бу спорт төрен үз итүче катнашты , җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләкләрне иганәче–«Восьмой источник» ҖЧҖдән Сабирова Альбина Рафаиль кызы тапшырды .

Барысыда мичтә пешкән кайнар коймак , самавырда кайнаган тәмле чәй һәм пылау белән сыйланып, рәхәтләнеп күңел ачып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International