Яктыртылган чаңгы юлы, мәйданчык һәр көнне эшләп тора

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

  Быел, Иләбәр авылы янындагы Сабантуй үтә торган мәйданда аеруча җанлылык, чөнки чаңгы , тау шуу белән  беррәттән , хоккей уйнау һәм тимераякта шуу өчен шугалак- боз мәйданчыгы ясалды.Кышкы каникул чорында укучы балаларга, кичен , эштән соң гаилә белән ,  чанада, чаңгыда рәхәтләнеп шуарга,шулай ук, хоккейда уйнарга, тимераякта шуарга менә дигән мөмкинлек булдырылды .Һәм бу уңайлыклар барсыда ҖЧ “Игенче” җәмгыяте көче белән башкарылды.

  Яктыртылган чаңгы юлы, мәйданчык һәр көнне эшләп тора. Читкә дә йөрисе юк, барысыда үзебездә!

  Сәламәт тәндә -сәламәт акыл диләр, рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International