ҖЧ “Игенче” җәмгыяте призына чаңгы ярышлары

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

    28 нче гыйнвар көнне Иләбәр авылы Сабантуй мәйданындагы чаңгы трассасында  ҖЧ “Игенче” җәмгыяте призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда”Игенче” ҖЧҖ е биләмәсенә кергән Эзмә, Шекше , Курсабаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашты.

     Чаңгы ярышлары, катнашучыларны спорт ярышы буларак кына түгел, ә дусларча , җылы шартлар белән дә җәлеп итә.Барлык катнашучыларны да монда кадерле кунаклар кебек каршы алдылар, бик күп бүләкләр әзерләделәр. Чаңгы ярышында  катнашучылар һәм аларга көч биреп торучы җанатарлар,  кайнар чәй,  тәм-томнар белән  сыйланды.

     Кичке сәгать биштә башланган чаңгы юлы чаңгычылар белән тулы иде.

Берничә сәгатькә сузылган ярышларда алдынгы урыннар яулаган  җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International