13 майда Лесхоз мәдәният йортында "Шолохов - Донның бөек улы" әдәби сәгате узды, анда балаларны рус язучысының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар.
12 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерге заманның иң фаҗигале иҗтимагый-социаль проблемаларының берсе – терроризм, аның асылы, террор оешмасына ничек кермәскә һәм террорчыда тоткынлыкта булса, нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Җиңү Парады тәмамланганнан соң, Мишә авыл җирлегендәге оешма, учреждение җитәкчеләре "Хәтер бакчасы"акциясе кысаларында агач утырттылар.
8 майда Лесхоз мәдәният йортында Бөек Ватан сугышына багышланган « Сугыш уты җирдә кабынмасын, тыныч булсын безнең күк йөзе!» бәйрәм концерты булды.
2023 елның 8 маенда Сабабаш авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар стеласы янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
8 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, Блокадалы Ленинградта яшәгән Р. С. Исхаковны котладылар.
8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын каршы алган көндә, Мишә авыл җирлеге тыл ветеранын Бөек Җиңү бәйрәм белән котладылар .
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан 7 майда Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча "Җиңү Кубогы" ачык турниры узды, анда Саба районы халкы катнашты.