13 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Иске Яңа ел»бәйрәме хөрмәтенә Яңа Ел лотереясе оештырдылар һәм үткәрделәр. Яңа ел-олылар да, балалар да бик көткән тылсымлы вакыт. Бигрәк тә Яңа Ел лотереясе. Бүләк алуны һәркем ярата бит. Чара Иске Яңа ел белән котлаудан башланды. Бәйрәмнең суперпризы микродулкынлы мич, тимер, мантоварка, блендер, сарык һәм башка бик күп яхшы бүләкләр булды. Кунаклар шатландылар, ә без аларның кәефеннән канәгать калдык.
Бүген 10 гыйнвар көнне Саба район мәдәният йортында 2024 елның тәүге яңа гаиләсе теркәлде. Лесхоз егете Муса Мингәрәев һәм Байлар Сабасы кызы Рания Салихова үзләренең никахларын рәсмиләштерде. Мингәрәевлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз һәм чиксез гаилә бәхете телибез!
Мишә авыл җирлегенең Сабабаш командасы Саба муниципаль районының хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә һәм хоккей сезонын ачуга багышланган шайбалы хоккей буенча ярышларда 1 урынны яулады.
Лесхоз мәчетенә әтиләре, бабалары белән бергә җомга намазына балалар да килгәли. Имамның вәгазен тыңлыйлар, җәмәгатькә ияреп фарыз намазларны башкаралар. Бүген намазга килүче балаларга мәчет имамы Әхмәт хәзрәт кечкенә генә күчтәнәчләр дә таратты. Мәчеткә йөргәннәре өчен рәхмәт әйтте, укуларында уңышлар теләде. Изге юлда булган балаларны Аллаһ әнә шулай зурлый. Киләчәктә дә туры юлдан тайпылмыйча, динебезне куәтләүчеләрдән булсыннар иде бу яшь мөслим-мөслимәләр!
7 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды һәм үткәрде.
6 гыйнвар көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен «Яңа ел чыршысы янында» исемле яңа ел бәйрәме үткәрелде.
6 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы һәм Мишә авыл җирлеге халкы белән берлектә Байлар Сабасында «Яңа елда бергә булыйк» үзәк чыршы янында күңел ачу чарасы оештырдылар.
Чара алып баручылар, Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләве белән башланды. Аннары парадта катнашучылар кунаклар өчен төрле уеннар әзерләделәр, яңа ел җырларын башкардылар.
Мишә авыл җирлеге Б. Сабасында чыршы ачу тантанасында катнашты.
Сабабаш участок урманчылыгында яңа елга әзерлек.