31 декабрьдә урман хуҗалыгы мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел киче" дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген Тамашачы, тамашачы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, барыбызны да Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәргә телибез.