7 январь көнне Лесхоз мәдәният йортында "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе"дип исемләнгән Күңелле стартлар оештырылды. Ярышларның программасы бай һәм кызыклы иде. Катнашучылар үзләренең җитезлегенә, көченә һәм осталыгына гына түгел, ә бер команда булып эшләү сәләтенә дә сынадылар. Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар үз чиратында вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм уенчылар өчен бик каты борчылдылар. Сәламәт көндәшлек һәм дәртле көлү безнең гаилә командаларына барлык сынауларны да җиңәргә ярдәм итте. Ярышларда Әхтәмҗановлар гаиләсе командасы җиңүче булды. Икенче урынны Шиһабетдиновлар гаиләсе командасы алды, спорт ярышларында өченче урынны Миңнегуловлар гаиләсе алды . Калган катнашучылар шулай ук кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.