Олы Кибәче авыл җирлегенең "Сабантуй" ял һәм сәламәтлек паркы мәйданында "Яхшы кәеф дулкынында" дигән урам концерты булды. Олы Кибәче, Тимершик, Мишәбаш, Югары һәм Түбән Симет һәм башка клуб мөдирләре авыл халкына матур җырларын бүләк иттеләр, халыкны ял иттерделәр.
Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авыл зиратларында печән чабу буенча өмәләр оештырылды. Зиратлар- алар онытырга ярамый торган изге урын. Аларны чисталыкта һәм тәртиптә тоту һәркемнең бурычы. Әрвахларыбызның рухлары шат булсын!
Кече Кибәче авылында К.Маркс урамында 7 иске агач электр баганасы бетон баганаларга алмаштырылды. Эшне Саба РЭС электриклары башкарды.
ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы кышка малларга азык әзерләү белән шөгыльләнә. Барлыгы 200 га җирдән катнаш азык әзерләргә планлаштырыла. Барлык эшчеләр дә яхшы һава торышыннан файдаланып, кышка җитәрлек азык әзерләп калырга тырыша. Аларга уңышлар телибез!
22 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлеге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар. Әлеге акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. Алар шәмнәр яндырдылар, һәйкәл-обелискларга чәчәкләр куйдылар, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Саба районы комиссиясе кече КФХ һәм шәхси җир хуҗаларының авыл хуҗалыгы җирләрен карады. Алар чәчүлек һәм печән җирләрен карап, торышына бәя бирделәр. 19 җир хуҗасына җирләрен бозып, яңадан чәчәргә тәкъдим ителде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Алар өчен төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды. Балалар үзара капчык киеп йөгерү, таяк тарту, чүлмәк вату кебек уеннарда ярыштылар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелде.
8 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм башында ҖЧ "Саба" җәмгыяте Кибәче бригадасының кыр батырларын бүләкләделәр. Быел кыр батыры булып Шәрәфиев Илназ Габделхәй улы танылды. Аңа тәкә бирелде. Аннары капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, кул көрәше, татарча көрәш кебек төрле милли һәм спорт уеннары уйналды. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Мөхәммәтшин Зөлфәт калды. Сабантуйны алып баручы Газинур Фәйзуллин кунакларны күңелле уеннар һәм юмор белән күңел ачтырды. Шулай ук җырчылар Артур Шугаепов, Энҗе Шәймурзина, Зәринә Хәсәншиналарның чыгышлары бәйрәм бизәге булды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә зиратларда өмәләр оештырылды. 6 июнь көнне барлык мөселманнар зур изге җәйрәм- Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан авыл зиратлары тәртипкә китерелде.
Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авылларында да Сабантуйга бирнә җыелды. Сөлгеләр һәм төрле бүләкләр җыю ул- Сабантуйдан бер билге. Татарча милли киемнәргә киенгән апалар, егетләр, мәдәният хезмәткәрләре гармун белән җырлар җырлап, өйдән-өйгә йөреп бирнә җыйдылар, халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Гармун тавышына кешеләр өйләреннән Сабантуйга дигән бүләкләрен күтәреп чыктылар һәм җыр-биюгә кушылдылар. 8 июнь көнне барыгызны да Сабантуйга көтеп калабыз.