Чишмә төзекләндерү

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Төбәк авылында гражданнарның 2025 ел өчен үзара салым акчасына  "Йөзлеки" чишмәсе төзекләндерелде. Чишмә Ленин һәм Яшьләр урамнары арасында урнашкан. Элек, авылда суүткәргеч булмаганда, авыл халкы бу чишмәдән 100% файдаланган. Ләкин бу тарихи урын соңыннан ташландык хәлгә килгән иде. Менә халык бу чишмәне торгызырга, ара-тирә генә булса да чишмә суын эчәргә карар кылган. Чөнки чишмә суы алмашу процессын һәм баш миенең активлыгын яхшырта, көч артуны тәэмин итә һәм яшәрүгә ярдәм итә, тире һәм чәч өчен файдалы. Авыруларның тулы бер спектрын профилактикалауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International