ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Төбәк һәм Кече Кибәче авылы мәчетләрендә ифтар ашлары уздырылды. Мәҗлескә шулай ук махсус хәрби операция зонасында катнашучы егетләргә ярдәм итүче волонтерлар да чакырылган иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучы елы" на Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап ир-ат командалары арасында мини-футбол ярышы узды. Ярышта җирлектән 5 команда катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышы узды. Уеннар башланганчы чарада катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
    I урын - мәктәп
    Il урын - Кече Кибәче
    Ill урын - Студентлар
   IV урынны Олы Кибәче командасы яулады. 
Өлкән судья- Мубаракзянов Р.Р.
Егетләр оешкан төстә, бердәм, матур уен күрсәттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылы мәчетендә журналист Люция Шәрәфиева, "Фәнил" мәчете мөәзине, әтисе Рафаэль Хәбибрахман улы истәлегенә, ел саен "Азанчылар бәйгесе" оештыра. Әлеге конкурста быел 6-16 яшьлек 30 дан артык малай катнашты. Җиңүчеләрне яшьләренә карап ике номинациядә бүләкләделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

21
февраль, 2025 ел
җомга

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә КФУ ның татар теле һәм инглиз теле бүлекләрендә укучы студентлар Гафиятова Илзия һәм Зилә катнаштылар. Алар укучыларны үзләренең уку йорты белән таныштырдылар. Илзия Г.Тукайның "Туган тел" шигырен 4 телдә сөйләп күрсәтте. Очрашу азагында барлык катнашучылар, бергәләп, "Туган тел" җырын башкардылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-ат тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел" истәлек медален тапшыру тантанасы булды. Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н.Гайнетдинова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылар Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына шундый медаль тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

15 нче февраль- Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә "Халкыбызның батыр улы" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Кичәдә 5 ,6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрь иҗатын белүдә көч сынашты. Шагыйрь тормышына кагылышлы яңа мәгълүматлар алды. Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

15 февраль-Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. 
Олы Кибәче урта мәктәбендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган мөһим чара узды. Бу көн илебез өчен үзенчәлекле, чөнки ул безгә Ватаннан читтә, дәүләт мәнфәгатьләрен яклап һәм башка халыкларга ярдәм итеп үз бурычларын үтәүчеләрнең батырлыгын һәм каһарманлыгын искә төшерә. 
 Балалар үткәннәрне истә тоту гына түгел, ә шулай ук кыю, җаваплы һәм үз илеңне һәм якыннарыңны якларга әзер булу мөһим икәнен белделәр. 
Бу көн укучылар өчен чын батырлык һәм патриотизм дәресе булды. 
Сугышчы-интернационалистлар истәлеге безнең йөрәкләрдә яшәсен, ә аларның батырлыклары безне үз илебезнең лаеклы гражданнары булырга рухландырсын!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авыл клубында ремонт эшләре башланды. Анда балалар бакчасы ябылганнан соң, бүлмәләр үзгәртеләчәк.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

14
февраль, 2025 ел
җомга

Төбәк клубында идән җәю буенча ремонт эшләре бара. "159 нчы ПМК" ҖЧҖ подряд оешмасы.

Тэги: ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International