Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә америка өрәңгеләрен һәм башка кыргый агачларны кисктеләр. Алар транспорт үткәндә күз күремен каплый һәм торак пунктларның күренешен боза иде.
Олы Кибәче урта мәктәбендә Батырлык дәресе булып узды. Биредә Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итеп, яраланып кайткан Габдулхаев Фәрит абый, бүгенге көндә шуннан ялга кайткан авылдашыбыз Ришат Галиәхмәтов, Авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, волонтерлар Гөлзифа Нуретдинова, Гөлия Дәвлиева, Ришатның әнисе Ильмира Галиәхмәтова, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты. Гөлзифа Нуретдинова һәм Гөлия Дәвлиева волонтерлар эшчәнлеге белән таныштырдылар, күрсәткән ярдәмнәре өчен барлык хезмәте кергән кешегә рәхмәт белдерделәр. Фәрит Габдулхаев һәм Ришат Гәлиәхмәтов сугышчан юллары турында сөйләп киттеләр. Авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин якташларыбызның сугышчан хәрәкәтләрдәге батырлыклары турында сөйләде. Балалар үз чиратларында чыгышларны горурланып тыңлап утырдылар һәм солдатларга сәлам хатлары тапшырдылар.
7 октябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты -өлкән буынга рәхмәт һәм ихтирам белдерү, алар өчен кайгыртучанлык һәм игътибар атмосферасы тудыру. Чараның программасына концерт номерлары, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм өлкән яшьтәге волонтерларга рәхмәт хатлары тапшыру кертелгән иде.Без барлык катнашучыларга һәм кунакларга бу искиткеч көнне безнең белән бүлешкәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар безнең авылда күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез.
Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына 95 яшь тулды. Ул 1930 елның 7 октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның тәүге уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә. 1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында завсклад булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында булып, “Иң яхшы звеновод” исеме белән бүләкләнә. 1955 елда елда укытучы кыз Сафина Суфия белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Мөхәммәтгали абый кызлары тәрбиясендә көн күрә.
Төбәк авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган чәй өстәле оештырылды. Бирегә шулай ук Саба районының "Солдатка аш" волонтерлык хәйрия хәрәкәтен оештыручы Гөлнара Шәүкәт кызы да чакырылган иде.Ул Төбәк хатын-кызларына МХО зонасына даими ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин бу хатын-кызларга Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Кече Кибәче авыл клубында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан төрле тармакта эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр хөрмәтләнде. Аларга мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Авыл җирле башлыгы А.К.Сафин барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. МХО зонасына һәрдаим ярдәм итеп торучы өлкәннәргә Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырды.Бәйрәм чарасы чәй табыны артында гөрләп барды.
01 октябрь көнне Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бу чара өлкән буынга рәхмәт һәм ихтирам белдерергә, шулай ук алар өчен кайгыртучанлык һәм игътибар атмосферасы тудыруга юнәлтелгән. Бәйрәмгә җирлекнең бюджет оешмалары ветераннары чакырылган иде. Талантлы укучылар кунакларга онытылмаслык шатлык һәм күңел җылысы минутларын бүләк иттеләр. Сәхнәдә яраткан җырлар, эчкерсез шигырьләр яңгырады, матур бию номерлары күрсәтелде. Ветераннарның елмаюлары һәм рәхмәтле күзләре - яшь артистлар өчен иң яхшы бүләк!
Кече Кибәче авыл китапханәсе мөдире "Ак калфак"клубы өлкәннәре өчен бәйрәм оештырды. Бу клуб СВО егетләре өчен даими хәйриячелек белән шөгыльләнә. Алар күңелле итеп чәй эчеп утырдылар һәм концерт номерларыннан ләззәт алдылар.
Җирлек башлыгы А.К. Сафин төрле тармаклардагы өлкәннәрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Ул инвалид пенсионерларга, ликвидацияләнгән предприятиеләр пенсионерларына һәм күчеп килүчеләргә азык-төлек пакетлары тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Лесхоз ДИПИ сында булды һәм анда тәрбияләнүче Шәймәрданов Зөфәр Батыр улы янына барды, аңа да пакет тапшырды.
1 октябрьдә Саба районында ел саен 50 ел бергә яшәгән алтын юбилярлар хөрмәтләнә. Быел бу чарада безнең җирлектән Римма һәм Раиф Гаязовлар, Нурислам һәм Кәүсәрия Латыйповлар, Гөлсинә һәм Нәкыйф Мөбәрәкшиннар катнашты. Алтын туй-ул 50 ел бергә яшәгәннән соң билгеләп үтелә торган юбилей. Бу гаилә бәйләнешләренең ныклыгын гәүдәләндерүче мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Бу көнне ир белән хатын никахтагы беренче адымнарын искә төшерәләр, тарихлары белән уртаклашалар һәм, бәлки, 50 ел элек бер-берсенә биргән антларын кабатлыйлар.