ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

Чәбия Чүрчи авыл клубында балалар өчен " Хуш киләсен Яңа ел" Яңа ел чыршысы узды. Барлык балалар да төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да Яңа ел белән котладылар һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Яңа ел чарасы җылы һәм дустанә атмосферада узды

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Оттырышсыз Яңа Ел лотереясе — авыл халкын һәм кунакларны клубка җәлеп итүнең менә дигән ысулы.1 гыйнварда Чәбия Чүрчи авыл клубында традицион"Бәхетле очрак"лотерея билетлары уйнатылды. Барысы да канәгать калды, чөнки җиңелүчеләр юк, һәркем үз җиңүен алды. Соңыннан дискотека булды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Яңа ел алдыннан күп кенә гаиләләр хәрби операция тәмамлануын көтеп яши. Шундый гаиләләрнең берсендә 30 декабрьдә Чәбия Чүрчи, Олы Нырта авыл клублары, китапханә һәм Язлы Арташ авыл клублары хезмәткәрләреннән торган Кыш бабай командасы булып китте. Газизянов Рифнур махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби постта тора. Рифнурның туганнары аның тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуын көтәләр. Кыш бабай Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды һәм аларга сәламәтлек һәм сабырлык теләде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

31 декабрь көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында бәйрәм бал-маскарады узды. Бәйрәмдә авыл халкы һәм төрле яшьтәге кунаклар катнашты. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Бәйрәм кәефе дәвам итә! Олы Нырты авыл мәдәният йортында да «Яңа ел маҗаралары» дәвам итә.

3 гыйнварда балалар өчен бәйрәм оештырылды, анда һәр бала клоун үткәргән бәйгеләрдә осталык күрсәтә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйный, Кыш бабайга шигырь сөйли, Кар Кызы, Убырлы карчык, Куян һәм юлбарыс белән бии алды. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм рухы тудыра алдылар. Кыш бабай «Эдэби Алан» клубында катнашучыларга, иң актив укучыларга һәм китап сөючеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнән барысы да күчтәнәчләр, бүләкләр һәм яхшы кәеф белән киттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

3 январь көнне Урта Нырты авыл клубында балалар өчен "яңа ел кыллары"бәйрәме үткәрелде. Яңа ел чыршысы янында балалар күңелле уйнадылар, күңелле конкурсларда катнаштылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Әти-әниләр бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барысы да призлар һәм бүләкләр алды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

1 гыйнвар көнне Урта Нырта авыл клубында традицион рәвештә "Бәхетле билет"дигән оттырышсыз лотерея билетлары уйнатылды. Лотерея билетларын уйнату-кунаклар белән тагын бер тапкыр очрашырга, аралашырга, күңелле вакыт үткәрергә сәбәп. Клуб мөдире кунакларны Яңа ел белән котлады, исәнлек-саулык һәм баш өстендә тыныч күк йөзе теләде. Җиңелүчеләр булмады, барысы да канәгать калды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Яңа ел-зурлар һәм кечкенәләр өчен әкияти бәйрәм. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып көтәләр. 30 декабрь көнне Урта Нырты авыл клубында "Яңа ел серпантины"бәйрәме узды. Бәйрәм дәвамында күңелле һәм көлкеле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Клуб формированиесендә катнашучылар һәм кунаклар тамашачыларга кызыклы концерт программасы бүләк иттеләр. Тамашачылар конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Ватан Геройлары көнендә Олы Нырты җирлегендә һәлак булганнарны искә алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзtшчәннәре белән берлектә, янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузу һәм аларга җан җылысы бүләк итү максатыннан? «Күңелләр һәрвакыт шат булсын!”  дип исемләнгән очрашу кичәсе тәкъдим иттеләр. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International