2025 нче елның 30 нчы гыйнварында Олы Нырты авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда zoom программасы аша турыдан-туры һәм дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге булды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, район оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре, бүлек начальниклары катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2025 елга планнар белән уртаклаштылар. Полиция участок уполномоченный инспекторы Сибагатов А. А. 2024 елда җирлек территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турындагы нотык белән чыгыш ясады. Шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге башлыгы эчке хезмәт подполковнигы А.Р. Галимуллин: «Саба муниципаль районында янгыннар белән бәйле хәлләр, гражданнарның торак секторында янгын куркынычсызлыгы таләпләре, закон актлары», Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы дәүләт инспекторы Р. Т. Әхтәмҗанов «Урманнарда янгынга каршы чараларны тәэмин итү һәм үтәү турында» доклад белән чыгыш ясады. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы авыл җирлеге Башкарма комитетының 2024 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты («Гомуми принциплар турында " РФ канунының 14 маддәсе).