Россиядә 2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец — фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Ике йөз көн дәвам иткән бу сугыш хәлиткеч сугыш була, Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышлары барышында тамырдан борылыш башлануын тәэмин итә. 2 февральдә " Сталинград турында дан!». Клуб мөдире 81 ел элек совет солдатларының Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүләре турында сөйләде. Сталинград сугышы илебезне гитлерчылардан азат итүнең башлангычы, Совет Армиясенең Җиңү маршында мөһим адым булды. Китапханәче балаларны Сталинград сугышының барышы, халкыбыз тарихындагы героик битләрнең берсе, каты сугышта фидакарьлек, көч, ихтыяр, батырлык күрсәткән кешеләрнең массакүләм батырлыгы белән таныштырды.